erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Таныклык алдым да, кесәгә салдым түгел, эше бик җитди

Таныклык алдым да, кесәгә салдым түгел, аның җаваплылыгы, бурычлары бик җитди

Район Мәдәният йортының икенче катында “Балигь булмаганнарның җәмәгать тәрбиячесе“ дигән республика күләмендәге зона конкурсы үтте. 
Дүрт сәгатьлек программа! Балигъ булмаганнар комиссиясенә исәпкә баскан, тәрбиягә авыр бирелүче, проблемалы балалар белән эшләүче җәмәгать тәрбиячеләренең һәркайсы бала белән ничек эшләгәннәрен, эш нәтиҗәсен экран аша фотолар, видеосюжетлар күрсәтә-күрсәтә сөйләделәр. Ә Казаннан кайткан мәртәбәле жюри һәм Арча белгечләре аларга бәя биреп утырды.   Жюрида тәҗрибәле остаз, республиканың балигь булмаганнар һәм аларның хокукларын яклаучы комиссиянең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, ТР Дәүләт Советының  VIнчы чакырылыш депутаты, “Бала-Сити“ җәмәгать оешмасының генераль директоры Альбина Насыйрова, ТР Дәүләт Советының “Бердәм Россия“ фракциясе әгъзасы, ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының “Мәрхәмәтлек“ берләшмәсе җитәкчесе Алсу  Нәбиева һ.б. эшләде. Жюри рәисе – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары – Алсу Әсәдуллина.
Республиканың балигь булмаганнар һәм аларның хокукларын яклаучы комиссиянең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина: “Җәмәгать тәрбиячесе дигән таныклык алдым да, кесәгә салдым түгел, аның җаваплылыгы, бурычлары бик җитди. Дөрес, бу ирекле эш. Әмма монда бала белән эшләми мөмкин түгел, чөнки язмышы хәл ителә,” – дип сөйләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сабадагы “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта эшләүче Ләйсән Җиһаншинаның чыгышын аерата кызыксынып тыңладым. Сүз Арчадан килгән бер яшүсмер турында барды. Таныш малай. Саба приютына эләгә. Җәмәгать тәрбиячесе балага дус, иптәш булырга тиеш. Ә ничек?! Җәмәгать тәрбиячеләренең барысы да балаларны спортка тартулары турында сөйләделәр. Бу уңайдан данлыклы хоккейчыларның, футболчыларның: “Мине урам җинаятеннән спорт коткарып калды”, – дигән сүзләрен искә төшерәм. Саба приютына эләккән Арча яшүсмеренең дә хоккей яратканын белеп ала тәрбияче. Арчада Боз сарае бар. Әмма аны анда йөртүче булмаган. Кечкенәдән малай хоккейга йөрсә, ул икенче төрле булыр иде. Көн дә Боз сараена йөргән баланың урамда трай тибеп йөрергә вакыты калмый. Арчада спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп. Бассейнда йөзү, футбол, волейбол, баскетбол, бокс, тхэквандо, татарча көрәш, чаңгы – аларның берсе дә түләүле түгел. Бир шунда балаңны! Бу турыда әти-әниләргә җитди уйланырга кирәк. Сыйныф җитәкчесенә дә, физик тәрбия укытучыларына да таләпчәнрәк булырга. 
Конкурста безнең районнан Арчаның 5нче гимназия директоры Нияз Муллаәхмәтов һәм Арчаның 2нче мәктәбе укытучысы Илдус Әскәров катнашты. Төрле районнардан барысы иң яхшылар – 13 җәмәгать тәрбиячесе катнашты.  Осталык дәресе дә булды. Әлеге чара җәмәгать тәрбиячеләрен бүләкләүләр белән тәмамланды. Һәркайсына Дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Арчаның 2нче мәктәбе укытучысы Илдус Әскәров җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Котлыйбыз! 5нче гимназия директоры Нияз Муллаәхмәтов: “Җәмәгать тәрбиячесе өчен иң мөһиме – бала белән уртак тел табу, – дип сөйләде. – Бала, әти-әни, мәктәп бер булып эшләгәндә генә уңышка ирешеп була. Менә иң кыены шушы да инде. Бер сүздә булу. Мин үземнең максатыма ирештем, дип саныйм”. “Бала белән ничек уртак тел таба алдыгыз? Сез бит әле  директор да!”. “Укучыны беренче күрүгә ничектер ул миңа якын тоелды, күзләрендә нур бар, бала өметсез түгел. Җайлап-җайлап ничектер эшләп кителде. Аннан соң сыйныф җитәкчесе, тәрбия эшләре буенча урынбасар, укытучылар да зур ярдәм күрсәтә”. “Иң кыены баланың йөрәгенә ачкыч табу, аның күңелендә уңай тәэсирләр уяту һәм аларны саклау, – дип сөйләде Арчаның 2нче мәктәбе укытучысы Илдус Әскәров. – Җәмәгать тәрбиячесе буларак, бала белән бүген дә аралашабыз. Мәктәптә “Юнармия” отряды эше дәвам итә. Балага “Юнармия” отрядында ошый. Файдалы шөгыль табу бала өчен бик мөһим”.
Әйе, әле соң түгел, мәктәп яшендәге баланың күзләрендә нур бар. Ул нурны сүндермичә саклап калырга иде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X