«Балкыш» аларны яшәтә дә, яшәртә дә
Ветераннарның республика советы җитәкчесе Хәбир Иштирәков арчалар чыгышына югары бәя бирде.
Арча мәдәният йортында ветеран башкаручыларның "Балкыш" республика фестивале зона этабы үтте. Анда Арча районыннан тыш Әтнә, Теләче, Биектау, Балык Бистәсе районнары ветеран үзешчәннәре чыгыш ясады.
Концертны арчалар башлап җибәрде. Искиткеч бай эчтәлекле, район ветераннарының бөтен эшчәнлеген ачып бирә торган пролог өлеше тамашачыны да уе белән сәхнәдәгеләр арасында кайнагандай инде.
Фестивальнең район турын уңышлы үтеп, зона этабында чыгыш ясау мөмкинлеген яулаган үзешчәннәребезне, ерак араларны якын итеп килгән башка районнар ветераннарын район башлыгы Алмаз Хисаметдинов сәламләде, иҗади ярышта уңышлар теләде.
Арчаларның чыгышы ничек башланды, шулай гөрләп дәвам итте. "Рус җыры", "Арча таңнары" халык вокаль ансамбльләре чыгышы алкышлар яулады. Хәсәншәехтан 76 яшьлек Рәхмәтулла Хәмидуллинның җырлавы сокландырды. Тавышы - искиткеч! "Идел буе каеннары" н башкарганда ул Илһам Шакировтан кимен куймады.
- Рәхмәт "Балкыш" ны уйлап чыгаручыларга. Ул безне яшәтә дә, яшәртә дә, - диде ул соңыннан.
Сарай Чокырчадан Сәрия Усманова нәфис сүз белән чыгыш ясады. Баласын югалткан ана образын ул шулкадәр оста бирде, үзе дә, тамашачы да елады. Арчадан Илмира Заһидуллина җырлаганда артистларың бер кырыйда торсын. Иске Төрнәледән Тәлгать Бәдгыев, Божадан Фәния Сабирҗанова, Лесхоздан Мөнирә Һадиева тамашачыны гына түгел, мәртәбәле жюри әгьзаларын да таң калдырды. Харис Сафинның монологы тамашачыны уйланырга мәҗбүр итте. "Саз" инструменталь ансамбле татар халык көйләрен сузды. Ташкичүдән "Өммегөлсем" халык фольклор ансамбле "Кияү мунчасы" күренешен тәкьдим итте.
Ветераннарның республика советы җитәкчесе Хәбир Иштирәков арчалар чыгышына югары бәя бирде.
- Узган елның декабреннән бүгенгә кадәр "Балкыш" белән яшәдек. Сездән шундый сүзләр ишетү - безнең хезмәтебезгә зур бәя, - диде район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев