erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Балкыш” – фестивальнең исеме җисеменә туры килә

Үзешчән ветеран башкаручыларның “Балкыш” республика фестивале район туры гала-концерт белән тәмамланды

Быел ул тугызынчы тапкыр үткәрелә һәм Татарстанда “Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы”, Россиядә “Россия халыклары бердәмлеге елы” һәм республикакүләм ветераннар советы оешуга кырык ел тулуга багышлана.

26 февраль көнне Арча Мәдәният йорты гөрләп торды. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, яшьләргә сер бирми, сәхнәләрне балкыта әле өлкәннәр. Ул көнне ветераннарыбызның чыгышларын карап,  хозурланып утырдык, 51 номер булып, өч сәгатьтән артык барса да, туйдырмады, киресенчә, бераз җитми дә калды. Чөнки һәр номер, фольклор күренешме ул, вокаль я инструменталь ансамбльме, дуэтмы, әллә аерым җырмы, сәнгатьле сөйләүме – барысы да үзенчәлекле, матур иде. Аеруча башкару осталыгы сокландырды. Жюри әгьзалары турында уйлап, аларны жәлләп утырдым. Нибары ун номер сайлап алырга кирәк. Кайсына тукталырга да белмәссең, берсеннән-берсе яхшы чыгышлар. 

Сайлап алу турлары алты урында үтеп, аларда биш йөздән артык кеше катнашкан. 111 чыгыш каралган һәм бәяләнгән. Гала-концертка 51 чыгыш үткән. Бары ун номер гына зона этабында чыгыш ясаячак. Аңа кадәр әле район турында сайлап алынганнарны тагын бер кат энә күзлегеннән үткәрү көтә. Биш район ветераннары “иҗади көрәше” була. Әмма ветераннар тормышның һәр ягын күргән кешеләр. Бәйге булгач, җиңүчесез һәм җиңелүчесез булмаячагын яхшы аңлыйлар. Алар өчен иң мөһиме, кыйммәте – тамашачы алкышы һәм рухи ял. Кеше пенсиягә чыккач, аның буш вакыты күбәя, һәм ул үзенең талантын исенә төшереп, җырда, биюдә, актерлык осталыгында үзен күрсәтергә тели. Теләк кенә булсын. “Балкыш” – нәкъ менә шундый талантлы шәхесләрне барлап, аларга иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итүче, сәхнәгә чыгаручы чара.

Тамаша залы ул көнне тулы иде. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Нәрсә белән мәхәббәт яулый ветераннарыбыз? Алар бөтен йөрәкләре, күңелләре, җаннары-тәннәре белән бирелеп чыгыш ясый. Җиңү дә кирәк, сүз дә юк. Әмма алар, беренче чиратта, ул хакта уйламый, бөтен булган хис-тойгыларын тамашачыга җиткерергә тели. Менә шуның белән күңелне биләп ала, үзенә тарта.

– Зона, республика этабына үтмәсәгез дә, фестиваль лауреатлары – чын сәхнә йолдызлары.  Сезне районда үткән мәдәни чараларга чакырачакбыз, – диде район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина.  Катнашучыларга, аларны туплап алып килгән, концертларны оештырган барлык мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Концерт искиткеч булды. Бәйгедә сәләтле, талантлы җырчылар, музыкантлар, фольклор коллективлар, биючеләр, вокал ансамбльләр, нәфис сүз сөйләүчеләр чыгыш ясады.  Һәрберсе чыгышлары белән тамашачыны таң калдырды.

– Бернинди авырлыкларга бирешмичә, тормыш белән бергә атлыйсыз, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина. – Сез булган җирдә энергия, күңелгә тынычлык аласың.  Активлыгыгыз сокландыра. Район тормышында даими катнашасыз, экскурсияләргә йөрисез, гуманитар ярдәм әзерләүдә сез күпләргә үрнәк. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

Каршымда гала-концертта катнашучылар исемлеге, концерт программасы. Карыйм да, уйлыйм – кемнедер аерып күрсәтергәме икән? Берсен әйтеп, икенчесен төшереп калдырсам, үпкәләтмәмме? Чөнки аларның барысы да искиткеч! 51 номерны да санап чыгарга була. Шуңа кемнедер аерып алып, икенчеләрне нәүмиз калдырасым килми. Минем өчен сез барыгыз да җиңүче. Сәламәт булыгыз, талантыгызны кешеләргә күрсәтегез, сәхнәләрне гөрләтегез. Күпме яңа талантлар ачылган! Киләчәктә аларның саны тагын да артсын һәм сәхнәләргә күрергә насыйп булсын иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев