Арча белән Балтач арасында юл һәлакәте булган.
Арча янгын сүндерү хезмәте хәбәр итүенчә (@mchsarsk), кичә көндезге икенче яртылар тирәсендә Казан-Малмыж юлының 76 чакрымында юл һәлакәте булган. Балтач ягыннан килүче "Лада-Гранта" машинасы йөртүчесе автомобиль белән идарәне югалта һәм машина юл кырыена төшеп китә. Машина йөртүче тән җәрәхәтләре алган,үлүчеләр юк.
Юлларда бозлавык,сак булыгыз!
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев