Барысы да канәгать
Бу хакта безгә Римма Надершина хәбәр итте.
Арча сөт комбинатында хәзерге вакытта төзекләндерү эшләре бара. Әмма шуңа да карамастан, җитәкчесе Минтимер Минһаҗев комбинатта эшләп чыккан ветераннар турында да онытмаган. Өлкәннәр көнендә 105 кешегә бүләкләр тапшырылган. Күчтәнәчләр тутырылган һәр капка озак еллар намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре язылган открыткалар да салынган. Бу хакта безгә Римма Надершина хәбәр итте. “Барысы да канәгать булдылар. Аеруча Фидания апа Максутова сөенде. Чөнки бу көнне аның туган көне дә иде. Ул үзләрен искә алганнары өчен җитәкчеләргә рәхмәт белдерде”, – дип яза ул.
Сөмбелә Гарифуллина кулыннан ветераннар бүләкне сөенеп алды/ Р.Надершина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев