erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Барысы да халык өчен

Бүген Арчада “Нәтиҗә булсын дип эшлибез!” дигән муниципаль форумы үтте. Анда “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсе халык программасы ярдәмендә 5 ел эчендә башкарылган эшләр буенча хисап тотты.

Халык программасы моннан биш ел элек 2021 елның августында кабул ителде. Программа ил халкының 2,5 миллионга якын тәкъдиме һәм мөрәҗәгате нигезендә булдырылган һәм тормышның барлык өлкәләренә кагыла. Аның кысаларында Россиядә меңләгән мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә, мәдәни ял үзәкләре, йөзләгән спорт объекты төзелә, ишегаллары һәм иҗтимагый киңлекләр яңартыла, социаль газлаштыру программасы буенча 900 меңнән артык йортка газ кертелә.

Программа Арча районында да уңышлы тормышка ашырыла. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов бу турыда форумда түбәндәгеләрне сөйләде.

– Соңгы биш елда районда илкүләм, федераль һәм республика программалары кысаларында 36 күпфатирлы йорт ремонтланды, Штерә, Шура авылларында клублар төзелде, Арча шәһәрендә һәм Яңа Кенәрдә музейлар төзекләндерелде, биш мәдәният йорты ныклап төзекләндерелде, Арча шәһәрендә яңа сәнгать мәктәбе төзелә. Арча шәһәрендә яңа спорт залын төзү бара. Арчада өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар йорт-интернаты, тернәкләндерү үзәге, “Работа России” дигән ресурс үзәге ныклап төзекләндерелде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм оештыру аерым игътибар үзәгендә. Арчалар аларга 700 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрде. 

Арчадагы форумда ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының физик культура һәм спорт комитеты әгъзасы Рөстәм Кәлимуллин катнашты 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев