“Башта карьера, кызлар – аннан соң”
– Юридик белем нигә кирәк иде, дип еш сорыйлар миннән. Иҗатта бик кирәк ул. Авторлык хокуклары дигән әйбер бар бит, – ди якташыбыз.
Арчада үткән “Созвездие-Йолдызлык” республика фестиваленең зона этабын күпкырлы талант иясе Таһир Исмәгыйлев алып барды.
Арча егете. Беренче мәктәпне тәмамлаган. Сәнгатькә гашыйк. Тормышын аннан башка күз алдына да китерми. Яшь кенә булса да, һәр яктан килгән, сокланырлык. Чибәр. Акыллы. Талантлы. Максатына ирешүчән. Аралашырга рәхәт. Масаюны белми. Монысы кызлар колагына сер итеп кенә – өйләнмәгән. Өйләнергә вакыты юк. Әллә вакыты җитмәде микән?! Үзе исә: “Башта карьера, кызлар – аннан соң”, – ди.
Арча Мәдәният йортында “Ерактагы йолдыз яктысы” дигән спектакль карарга туры килде. Танылган шагыйрь Хәсән Туфанның ачы язмышы турында ул. Куелыш, уен – искиткеч! Зал шыгрым тулы. Тамашачылар – укучылар, әмма ике сәгатькә якын тавышлану түгел, суламый да утырдылар. Чөнки сәхнәдә барган тамаша аларны бөтенләе белән үзенә бөтереп алып кереп китте. Тик язма ул хакта түгел, әмма бәйләнеш бар һәм зур. Чөнки әлеге спектакльне куйган “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе (театры) белән Таһир Исмәгыйлев эшли. “Безнең үз бинабыз бар. Элеккеге Кариев исемендәге театр бинасы. Рольләрне ГИТИС, Казанның театр училищесы, Казан мәдәният институты студентлары, профессионал артистлар башкара. “Ерактагы якты йолдыз” – беренче спектаклебез. Рус телендә бара. Көзгә аны татарчага тәрҗемә итеп куябыз”, – диде ул.
Таһир кечкенәдән иҗат белән кызыксына. “Җырчы Айдар Фәйзрахманов – туганыбыз. Бездә еш була иде. Үзе белән дисклар, кассеталар алып килә, аларда язылган җырларны тыңлау кызык иде миңа”, – дип искә ала егет.
5нче балалар бакчасына йөргәндә талантлы баланы тәрбияче күреп ала һәм концертларда шигырь сөйләргә куша. Ә зур сәхнәгә аны башлангыч сыйныф укытучысы Ирина Никитина чыгара.
– Хәтерлим әле, концерт булды. Анда укытучылар балалары җырлады. Мин шунда рус телендә “Выглянуло солнышко” дигән җырны башкардым. Һәм бу музыка белән кызыксына башларга беренче адым булды. Сәнгать мәктәбенә йөрисе килде. Миңа инструментларда уйнау түгел, ә нәкъ менә җырлау кызык иде. Әни баян сыйныфына яздырды. Ә мин директоры Альберт Гайнетдинов янына кереп, вокал сыйныфына үзгәртеп чыктым. Вокал укытучысы Тайфә Гидиятуллинага әле дә рәхмәтлемен, – диде Таһир. – Әмма 8 сыйныфта укыганда тавыш үзгәрде. Пауза барлыкка килде. Сәхнәгә чыкмый башладым. Көндәлектә 3ле билгеләре барлыкка килде. Иҗат миңа укуда да этәргеч булган икән. Оешмалар концертлар куеп йөргән чор. Мәктәп директоры Эльмира Сафина һәм татар теле укытучысы Кадрия Закирова миңа “Милли моң” шигырен сөйләргә куштылар. Сыйныфташым Камилә скрипкада уйнады, мин шигырь сөйләдем. Уңышлы чыкты. Була икән бит, дип дәртләнеп киттем. 8-9 сыйныфларда конферансье буларак үземне сынадым.
“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона туры Арчада үткән елны ул Лия Ильина ярдәме белән сәхнәгә конферансье буларак чыга. Дөрес, Казанга үтми, 3нче була. Әмма җыр номинациясендә 2-3 урыннардан күтәрелә алмаган егет 2016 елда конферансье номинациясендә 1нче урынны яулый.
– Ул вакытта мин юрист булырга укый идем. 3 курста. Аннан “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең генераль продюссеры Дмитрий Туманов миңа ГИТИСка керергә тәкъдим ясады. Кызыл дипломлы юрист булсам да тәвәккәлләдем, продюсерлык факультетында читтән торып укый башладым. Эшкә урнашасым килмәде. Иҗат белән шөгыльләнү өчен кыенлык тудырачак иде. Төрлесенә тотынып карадым. Татарстан Республикасы Президенты аппаратына рәсми чараларны алып баручы кирәклеге турында ишеттем. Очрашып сөйләшкәннән соң 3 кешедән мине сайлап алдылар. Хәзер мин Президент катнашындагы чараларны алып барам.
2017 елда Таһир “Эрудит” балаларны үстерү үзәген ача. Ул бик тиз үсеш ала, өч ел эчендә балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә яраткан урынына әверелә. Тик ковид аяк чала. Алда нәрсә буласын белмәгәнгә, Таһир аны ябарга мәҗбүр була. Ә хәзер дәвам итәргә вакыт юк, ди.
– Мин Әлфия Афзалова исемендәге фестивальнең башкарма директоры вазыйфасын башкарам. Ике елга бер оештырыла торган бу чара икенче тапкыр үтте инде. Җиңүчеләр белән концерт турлары оештырдык. Мәскәүдә бик җылы каршы алдылар. Аннан Әлфия Афзалова фондының (җырчы иҗатын саклау һәм үстерүне күздә тота, фестиваль дә фонд ярдәме белән үткәрелә) вице-президенты да булып торам. “Шаян ТВ”да да эшлим. Дубляж студиясендә. Чит телдәге мультфильмнарны татар телендә яңгыратабыз. Көн-төн эшләргә туры килә, – диде Таһир Исмәгыйлев.
Шул ук вакытта якташыбыз туган ягы Арча турында да онытмый. Стадионда оештырылган хәйрия концертларын хәтерлисездер әле. Беренче булып андый идеяне аңа Газинур Әхмәтгалиев җиткерә. Дус кызына түләүле медицина ярдәме күрсәтү өчен матди яктан булышырга кирәклеге турында әйтә. Таһир бу изге эштә катнашырга теләк белдергән артистларны туплый башлый. Тамашачылар шулкадәр күп җыела, Мәдәният йортына гына сыярлык булмый. “Стадионда үткәрдек. Барлык сыйныфташ кызларым ярдәм итте. Аларга бик рәхмәтле мин. Һәрчак ярдәм күрсәтергә әзер торалар, – ди Таһир. – Аннан тагын бер тапкыр шундый чара оештырдык. Профессиональ сәхнәгә кадәр алып кайттык. Бу проектның киләчәге бар, дип өметләнәм”.
Шундый киң масштабтагы чаралар үткәрү осталыгына ул Арчада өйрәнеп китә, дисәк, ялгышмабыздыр, мөгаен. Арча районы командасы белән берлектә ул Җиңү бәйрәмен, Сабантуйны оештыруда катнаша, шулай үзенә тәҗрибә туплый. Ә хәзер Арчага театры куйган спектакльләрне алып кайта.
– Юридик белем нигә кирәк иде, дип еш сорыйлар миннән. Иҗатта бик кирәк ул. Авторлык хокуклары дигән әйбер бар бит, – ди якташыбыз. – Рус телендә уйлыйм әле. Татарча күбрәк сөйләшергә тырышам, татар телендә китаплар укыйм, көнгә бер-ике бит булса да. Минемчә, татарча белән русча уйлауда аерма бар. Шуңа хәзер үземә татарча уйлый башлауны максат итеп куйдым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев