erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Башта аңлатабыз

2023 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитария-экология икеайлыгы башлана. Үзең яшәгән тирә-юньне чисталыкта һәм тәртиптә тоту – һәркемнең бурычы.

– Безнең районда да төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар бар, – ди район административ комиссиясе рәисе Илдар Нотфуллин. – Йортлары янындагы территориядә төзелеш материаллары, чүп-чар, утын һ.б. калдыклар булган өчен шактый  беркетмәләр төзергә туры килә. Өең үзеңнеке булса да, капка төбе, янәшәдәге территория  синеке түгел. Синеке – койма эчендә.
Арча шәһәре муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, йорт яннары территорияләрендә төзелеш материаллары, күмер, тара, утын, эре габаритлы калдыклар саклау, территорияне пычрату тыела. Авыл җирлекләрендә дә шундый ук кагыйдәләр кабул ителгән.
Чүп контейнерларына ватык кирпечләр, металл һәм бетон калдыклары, сүтелгән идән, дивар тышланмалары салу тыела. Тиешсез урында калдыклар калдырган өчен штраф түләгәнче, аларны тиешенчә чыгару чаралары күрегез.
Административ комиссия даими рәвештә рейдларга чыгачак, кагыйдәләрне бозучыларга карата беркетмәләр төзеләчәк. Штрафлар – 2000 сумнан 3500 сумга кадәр.
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X