erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Башта хатлары килгәләп тора, бераздан хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә...

Әниемнең әтисе Мифтахов Гыйлаҗетдин Мифтахетдин улы Дөбъяз районы Яңавыл авылында 1906 елда туа, 1941 елның августында сугышка алына...

Башта хатлары килгәләп тора, бераздан хатлар килүдән туктый, аның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килеп ирешә.

Дәү әнием, тыл ветераны Маһишәрәп Мөхәммәтгали кызы шулай ук ике бала белән тол кала, аларны ялгызы аякка бастыра. Ару-талуны белми колхозда эшли, кичләрен чыпта суга. Бу эштә аңа балалары да булыша. Сөт кәҗәсе асрыйлар, тырышлыклары нәтиҗәсендә тамаклары тук, өсләре бөтен була.

Соңгы елларда сугышта хәбәрсез югалганнарның язмышлары ачыклана башлагач, дәү әтиемнең дә язмышы билгеле булды. Ул 1942 елның апрель аенда һәлак булган, Калуга өлкәсе Юхновский районында җирләнгән. Илебез азатлыгы өчен башларын салган газизләребезнең урыннары җәннәттә булсын.
Гөлзия Нәбиуллина, Арча

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

#МойГеройМояСемья

Гөлзия Набиуллина, Арча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев