Басулар ни хәлдә
«Россельхозцентр»ның Арча филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов хәбәр итә.
"Россельхозцентр"ның Арча район бүлеге белгечләре хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар белән берлектә апрель аенда басуларда көзге бөртекле культураларның кышкы чордан соң торышы тикшерелеп чыгылды.
Көздән 2026 ел уңышы өчен 14 мең гектарга көзге культуралар чәчелгән иде. Бүгенге көнгә көзге арыш һәм бодай басуларының 85% яхшы хәлдә, 15% канәгатьләнерлек дип бәяләнә, начар басулар юк.
Март аенда кар катламы калын, туңның аз булуы һава температурасының җылынуы сәбәпле үсемлекләрдә күп энергия сарыф ителде. Кар астыннан шикәр күләме кимеп, хәлсезләнеп чыктылар.
Быелгы язда көзге культураларның үсеп китү фазасы тоткарланды. Аларга иң беренче чара - азотлы минераль ашламалар белән тукландыру һәм техникалар басуга чыга алу белән тырмалау уздырырга кирәк була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев