erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Басуларда кар катламы күпме, туң бармы?

Россельхозүзәкнең Арча филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов хәбәр итә.

 Россельхозцентрның Арча районы бүлеге белгечләре Ак Барс хуҗалыгы агрономы Шарафиева И.З. белән берлектә хуҗалыкның көзге арыш басулары тикшерелеп чыгылды. 
 1нче басу: 93 гектарлы мәйданда сидераль пардан (горчица)  соң  17.08.2023 чәчелгән Памяти Кунакбаева сортлы арыш басуы. Карның тирәнлеге 77 сантиметр, туң катламы 12 сантиметр, тармаклану үзәгендә -0,4 градус салкын. Үсемлекләр кышкы чорга 2-3 яфракта һәм тишелә башлаган фазада (щильца) кереп киткән. Тишелгән үсемлек саны 1 кв.метрга 250 штук. 2нче басу: 118 гектарлы чиста пардан соң чәчелгән Зилант сортлы арыш басуы. Карның калынлыгы 1 метр, туң катламы юк. Тармаклану үзәгендә +0,6 градус җылы. Үсемлекләр кышкы чорга тармаклану фазасында кереп киткән.Басудан алынган үсемлекләрнең яшәү көче 98 процент. Үсемлектә шикәр күләмен билгеләү өчен Россельхозцентрның республика лабораториясендә тикшереләчәк. Быел кышкы чорда уҗым басуларында басу тычканнарының зыян китерелүе күзәтелә.
 Арча метеостанция  мәгүлүматләре буенча 2024 елның февраль аенда уртача һава температурасы -11,9 градус (норма -10,7). Февраль иң җылы көн -0,7 градус – 20.02.2024. Иң салкын төн -26,5 градус – 16.02.2024. Явым –тошем 38,3 мм (норма 28 мм). Кар катламы  75-100 см., карның тыгызлыгы 0,26 коэф. Басуларда кар катламы составында 195-260 мм су күләме исәпләнелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре