erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Басуларда нихәл

«Россельхозцентр» берләшмәсенең Арча филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов хәбәр итә.

 Россельхозцентрның Арча районы бүлеге белгечләре тарафыннан  районыбыз басуларында тишелеп чыккан көзге һәм язгы бөртекле культуралар даими күзәтелеп торыла. 10-11 май көннәрендә "Игенче", "Кырлай" агрофирмаларында, "Ак Барс" агрокомплексында чәчүлек мәйданнары тикшерелеп, бәя бирелде. Көзге бөртекле культураларда гөмбә авырулары белән заралану очраклары артуы күзәтелә. Күзәткән басуларда гөмбә авырулары арасыннан ончыл чык (мучнистая роса) авыруы киң таралган. Бүгенге көндә үсемлекләрне саклау чарасы итеп бу авыруларга каршы биологик препаратлар куллануны тәкъдим итәбез.  Бу эшне  "Игенче" хуҗалыгы 2000 гектар көзге бодайның 500 гектар мәйданда башкарды.
Иртә чәчелгән язгы бөртекле культуралар  2-3 яфрак фазасында, аларга корткычларның зыян китерүләре күзәтелмәде.  Табигать  шартларының дымлы булуы һәм көннәрнең җылына башлавы чәчүлек мәйданнарында чүп үләннәренең артуына китерә , шунлыктан чүп үләннәренә каршы көрәш чараларын  выкытында башкару мөһим.
2025 елның май аеның беренче 10 көнлегендә уртача һава температурасы +9,5 градус тәшкил итте. Узгал ел 2024 елда +4,4 градус булган (норма 11,9 градус) Беренче 10 көнлектә иң югары температура 5 май көнне +26,0 градус. Иң салкын көн 1 май +1,3 градус тәшкил итә. Явым –төшем 27,3 мм тәшкил итте (норма 9мм) . 10 майга туфракның 1 метр катламында  дымлылык 200 мм. Нәтиҗәле температура күләме 17.7 градус (2024 елда 16.8 градус: норма 15.2 градус).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре