Басуларда нихәл
Россельхозцентр»ның Арча районы бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов хәбәр итә.
"Россельхозцентр"ның Арча районы бүлеге белгечләре тарафыннан 2025-2026 елгы кышкы чорда район хуҗалыкларында көзге бөртекле культураларның торышы даими тикшерелеп торылды.
2026 елның 4 март көнне "ООО Курса МТСы" хуҗалыгының баш агрономы Рәсим Хәбибуллин белән берлектә Скипетр сортлы көзге бодай басуына мониторинг уздырылды.
Басуда кар катламы 89 см, боз катламы күзәтелми, тармаклану үзәгендә температура -1 градус, туң катламы 20 см, бер квадрат метрда 450 үсемлек тармаклану фазасында, бер үсемлектән 4-5 тармак күзәтелә.
Басудан чабып алынган уҗымнар лабораториягә алып кайтып, тетразол эремәсенә салып, аларның яшәү көчен тикшердек.
Усемлеклэрнең яшэү көче 99 процент тэшкил итэ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев