erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Батыр авылдашлары истәлегенә хоккей ярышы

Беренче урын кемдә?

Бүген Пөшәңгәр шугалагында Әфганстанда һәлак булган "Кызыл йолдыз" ордены иясе Васил Әһлиуллин истәлегенә хоккей турниры  узды. Анда  "Пөшәңгәр", "Хәсәншәех", "Ашыт", "Северный" хоккей командалары катнашты.

 Турнирга Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, әфганчы ветераннар, Арча районы әфганчыларының "Сугышчан туганлык" оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, Арча районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат  Хәбиров (ул үзе дә "Хәсәншәех" командасы составында уйнаган), "Ватан" ширкәте җитәкчесе Мансур  Әхмәтов  ("Ватан" ширкәте турнирның төп спонсоры), Васил Аглиуллинның туганнары килгән иде.

Реклама
erid:2VtzqwTRLph erid:2VtzqxUkrz5

4-нче урынны "Ашыт" командасы, 3-нче урынны "Северный" командасы, 2-нче урынны "Пөшәңгәр" командасы, 1-нче урынны "Хәсәншәех" командасы яулады. Җиңүче командага кубок,  барлык командаларга да диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре