Бәхәсле җырга Надил Шакирҗанов та үз клибын булдырды
«Интертат» хәбәрчеләре Марат Яруллинның «Миңа нишләргә?» җырының тарихын өйрәнеп, авторларының Яңа Кенәр авылы мәктәбендә укыган булуларын ачыклаган иде.
Бу турыда Яңа Кенәр мәктәбендәге мәхәббәт тарихы: Марат Яруллинның "Миңа нишләргә" җырын кем язган?" дигән язмадан укырга була.
Ватсап төркемнәрендә әлеге җырның көен язучы Надил Шакирҗанов башкаруында төшерелгән клипның сылтамасы таралды.
«Номерын эзләп карадым Марат Яруллинның – таба алмадым. Клибын төшерәм әле, шул малайга үч итеп!» – дигән булган Надил Шакирҗанов. Һәм менә Яңа Кенәр укучылары катнашындагы җыр авторы тарафыннан әзерләнгән клипны карарга мөмкин.
Марат Яруллинның «Миңа нишләргә?» җыры соңгы араларда зур популярлык казанып, клип күп караулар җыйды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев