erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәхетле кешенең буш вакыты булырга тиеш түгел

Сәгыйдә Гаязова: “Мин әтигә охшаган – паровоздан алда барырга кирәк. Алдагы кешене куып җитеп узып китәргә, арттагысын уздырмаска”

Арчада яшәүче хезмәт ветераны Сәгыйдә ханым белән өендә очраштык. Соңгы елларда ул аеруча ачылып китте. Сәбәбен беләсе килде.
– Урман тирәсендә үскән кеше барысын да булдыра, тик ачылып кына китә алмый. Мөмкинлек туу белән ул чәчәк ата башлый. Күренмичә ята идем, рәхмәт район ветераннар оешмасы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллинага, ул ачылырга ярдәм итте. Хәзер бөтен җиргә барырга, күрергә кирәк миңа. Өйдә генә торсам, кул бернәрсәгә бармый. Берәр җиргә барып кайтсам, җир җимертеп эшлим. Бәхетле кешенең буш вакыты булырга тиеш түгел ул, – диде Сәгыйдә сүзебез башында. – Кояш чыгу белән бакчада мин. “Тагын төнлә торып эшләгәндер инде”, – ди күршеләр дә. Ә инде бер эшкә тотынсам, вакыт турында бөтенләй онытам, бетермичә туктамыйм.

Күптән түгел Сәгыйдә Гаязова Алабугада үткән ярминкәдә катнашып кайтты. Нәрсәләр алып барган, диегез. Үрелгән кәрҗиннәр. Иске киемнәрдән паласлар үргәнен белә идем инде. Кәрҗин үрергә кайчан өйрәнгән?

– Алабугага нәрсә алып барырга? “Әни, мин сине осталык дәресенә яздырдым. Кәрҗин үрергә өйрәтәләр. Барып өйрәнеп кайт”, – диде кызым. Киттем. Алты кеше идек. Игътибар белән тыңлап, карап, язгалап бардым. Чиләк, шуны тышларга материалын бирде. Барып чыкты бит. Өйгә кайткач тотындым эшкә. Ялгыштым, төзәттем, барыбер булдырып чыктым. Ошады бу миңа. Төннәр йокламыйча үрдем. Андый вакытта мин йоклыйсы бар икәнен дә онытам. Алабугага да шул кәрҗиннәрне алып бардым. 
Бүлмәгә керү белән тегү машинасына күзем төшкән иде. “Әллә тегәсең дә инде?” – дип сорадым.
Өйрәнсен, дигәндер инде

– Мин кечкенәдән тегәм. Әти авылда иң беренчеләрдән булып тегү машинасы сатып алды. Ташкентта туганнарыбыз яши иде. Алар үзләре кимәгән киемнәрне, тукымаларны посылка итеп салалар. Китапханәдән журналлар алып чыгып (элек “Азат хатын”ның эченә өлгеләр салалар иде), шуннан карыйм да, гәҗиткә сызым ясап, иске киемнәрне бозып, киемнәр тегәм. Әни бер нәрсәне жәлләмәде, өйрәнсен, дигәндер инде, тукымаларга кадәр бирде. Аның үзенә дә ике күлмәк тектем. Апа белән икебезне киендердем, – диде Сәгыйдә.
Аннан кыз бәйләргә өйрәнә. Әнисе бер күзсез була, андый эшләр белән шөгыльләнми. Җебен бирә. Ә кыз күрше апа-әбиләргә кереп, оекбаш, бияләй, шарфлар бәйләргә өйрәнә. Шәл, куян мамыгыннан яулык бәйли. Ыргак энә белән эшләргә дә өйрәнә. Хәзер әнә кызлары Альбина, Эльвира, Регина тегәләр дә, бәйлиләр дә. Эльвира сумкаларга кадәр тегә.  Ә Сәгыйдә үзе әлегә кадәр беркемдә дә булмаганча мөселман баш киеме тегәргә өйрәнгән. Яшь вакытта бик ябык була ул. Үзенә яраклы кием таба алмый интегә. Алган киемне үзенә ярашлы итәргә кирәклеге дә моңа этәргеч була.
– Мин 21 ел кайнана белән яшәдем. Ирем дә, кайнанам да 23 ел элек вафат инде. Хәзер тормышны ялгызым алып барам. Әмма кайнанам Мәдхиягә бик рәхмәтлемен. Ул мине, 19 яшьлек кыз баланы, бик күп нәрсәгә өйрәтте. Бөтен эшне миңа кушты. “Безнең Сәгыйдә”, – дип мактап кына тора иде. “Без эшләгәнне яратмый инде ул”, – дия иде. Әни безнең бик хәсиятле кеше булды. Ул сыйфат миңа да күчкән. Аннан үҗәтлек тә көчле инде. Максат итеп куям икән, җиренә җиткереп, ошарлык итеп башкарып чыгарга кирәк. Кызулыгым да бар.

Балалар да яхшы белә минем характерны. Минем авыздан сүз чыгып беткәнче, балалар эшли башларга тиеш. Ике тапкыр әйтмим, – ди Сәгыйдә.
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Матур да, файдалы да
Дару үләннәре да җыя ул. Бу гадәте дә әнисеннән килгән. Аларның кайсысы нинди авырудан дәва икәнен дә белә. Бакчасында күп итеп бәрхет чәчәге үстерә. Матурлык өчен генә түгел, дару үләне дә бит ул. 

– Күзгә файдалы. Аның сарысын гына үстерергә кирәк, диләр. Ә мин төрлесен чәчәм. Чәчәген кисеп чәйгә салам, ә чәчәк төбен аерым киптереп, кофетарткычтан чыгарып, камырга төс бирү өчен кушам. Шафран кебек бит инде ул. Мин элек тәлинкәгә догалар да яза идем. Шафран белән. Менә моның белән дә язарга була инде, – ди. – Тукранбаш чәчәген көн саен җиде данә куллансаң, (чәйгә салып), организм яшәрә, календула хатын-кыз авыруларыннан файдалы.  Дөрес, файдаланганчы табиб белән киңәшергә кирәк.
Бервакыт ул әбисенең колмактан чүпрә ясап ипи пешергәнен исенә төшерә. Үзенең дә ясап карыйсы килә. Шифаханәгә барган җирдән колмак үсеп утырганны күрә. Алып кайта, утырта. Үсеп китә. Тик чәнечкеле үсемлек балаларның кулларын сыдыра икән, дип бетерә. Аннан туганнарының дачасыннан алып кайтып чүпрә ясарга тотына. Тиз генә барып чыкмый ул. Интернеттан эзли, таба. Беренче ясаганда барып чыкмый. Әмма үҗәтлеге үзенекен итә, барыбер ясый ул аны, ипи дә пешерә. 
 

Сыналган рецептлары бар
– Ике аш кашыгы колмак кирәк аңа. Гел үстереп торасың. Чупырдап әчеп утыра, – ди.
Камыр ризыклары әзерләргә яраткан Сәгыйдә өчен бик ярап куя ул. Әбисе кебек ипиен дә үзе пешерә хәзер. Пирог, өчпочмаклар пешерү өчен үзенең сыналган рецептлары бар. Шулар буенча гына камыр куя. 
– Мин үсемлек мае кулланмыйм. Туң май, ат, каз, сарык, куян мае (үзем куяннар асрыйм, кышка тушенкалар да әзерләп куям). Күп итеп как ясыйм. Шуны гөбәдия астына җәям. Корт һәм башкалар аның өстенә. Май күбрәк кирәк була инде. Ясап карагыз әле, искиткеч тәмле була ул, – ди.
Бакчасында ни генә үсми аның. Каен җиләге, кура җиләге, виктория әле дә уңыш биреп утыра. Ничек барысына да өлгерә диген. “Арча таңнары” ансамбленә, фитнеска йөри, ветераннар оешмасы оештырган бер генә чарадан да читтә калмый, машинасына утыра да чыгып китә. Күптәннән үзе рульдә инде. Мәчеттә дини белем алып чыккан. 

Барысына да тормыш өйрәткән
– Нәрсә генә эшли белмисең соң син? – дип сорадым.
– Эретеп ябыштыру эшен белмим. Аны өйрәнсәм, әллә ниләр башкарыр идем, – ди Сәгыйдә. – Альберт вафат булгач, бер кердем кешегә. Юк, берсе дә булышмыйм, дими, ярдәм итәргә әзер тора. Әйтсәң, туганнар хәзер килеп җитә. Эльвира кызым гел әтисе белән кара-каршы ирләр эшен башкарып үсте. Килешеп эшлиләр иде. Хәзер ул бу өлкәдә минем ярдәмчем. Лобзик белән дә, балта белән дә, башка инструментлар белән дә эшлим. Дөресен әйткәндә, барысына да тормыш өйрәтте. 
Озатканда кечкенә бер шешәгә салып чишмә суы бирде. “Күз чишмәсенеке”, – диде. Хәтнәгә барып, күз чишмәсен табып, шуның суын алып кайткан. Анда шундый чишмә барын күпләр белмидер дә әле. Әнә шундый ут борчасы кебек тере, кырыкмаса кырык төрле эш белгән, тиктормас, тынгы белмәс кеше ул Сәгыйдә. 
Монда язылганнан тыш та тагын күп төрле һөнәр беләдер әле ул. Бөтен серен чишеп кенә бетермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев