Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать Ногманов: “Хәзерге тормыш җәннәт бит ул”
Безнең бүгенге героебыз Субаш-Аты авылында туып-үскән, хәзерге көндә Арчада гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать абый Ногманов.
Бөек Ватан сугышы... Илебез күген кара болыт каплаган 1941 елның 22 июне... Үз агымына тыныч кына ага башлаган тормыш, киләчәккә корган якты хыяллар бер мизгел эчендә юкка чыга. Кулларына корал тота алырдай ир-егетләр фронт сызыгына басса, балалар, хатын-кызлар, өлкәннәр Бөек Җиңүне якынайту өчен тылда хезмәт куя. Сугыш вакыйгалары ерагайган саен ветераннарыбыз сафы да сирәгәя бара. Бүген исән булган сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары – тарихның тере шаһитлары. Балачак, яшьлек елларын сугыш урлаган, ятимлек ачысын татыган, бер телем ипигә тилмереп, черек бәрәңге ашарга, яшьтәшләре белән уенга йөгерү урынына үзләрен белә башлаганнан бирле җигелеп тормыш йөген тартырга мәҗбүр булган ветераннарыбызның һәркайсы бүген бер теләктә: сугыш афәтләре кабатланмасын!
Безнең бүгенге героебыз Субаш-Аты авылында туып-үскән, хәзерге көндә Арчада гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать абый Ногманов. “Минем сезгә мактанып сөйләрлегем юк бит”, – дип тыйнак кына каршы алды безне быел унынчы дистәсен ваклаучы ветеран. Фронтның алгы сызыгында көрәшмәсә дә, тылда да фидакарьләрчә хезмәт итә, 8 елга якын армия хезмәтендә дә була ул.
Илебез халкы Бөек Җиңүнең 77нче язын каршы алган көннәрдә без Тәлгат абый белән дәһшәтле сугыш елларының моңсу хатирәләрен барладык. Сугыш башланганда Тәлгат абыйга нибары 14 яшь була.
“Укый алмадым, мәктәпне ташларга туры килде, – дип көрсенә ветеран. – Сугышның беренче көннәреннән үк колхозда эшли башладым. Ничек тә булса әти-әнигә булышырга кирәк иде бит. Башта көлтә җыйдым, ашлык ташыдым”.
1944 елда 18 яше дә тулмаган егетне армия сафларына алалар. Башта Ульяновск өлкәсенд хемәт итә, аннан соң Владивостокта уку отрядында була.
“Владивостокка поездда бер ай алып бардылар безне, – дип сөйли сугыш ветераны. – Фронтка баручы эшелоннарга юл бирә идек. Алар киткәч кенә юлны дәвам иттек. Ашау юк, 2-3 көнгә бер ашханәгә алып баралар иде, анда 1 телем ипи, 2 кешегә 250 грамм солы концентраты бирәләр. Шуны пешереп ашый идек. Өреп киптергән кебек булдык”.
Бөек Җиңү хәбәрен дә Владивостокта каршы ала Тәлгать абый. Тик туган якларга гына әле тиз генә әйләнеп кайтырга насыйп булмый аңа.
“Владивостокта безне корабльдә хезмәт итәргә өйрәттеләр. Урысча бер сүз белмибез. Корабльдә бөтен исемнәр латин телендә. Әй, күрсәтте инде язмыш, – дип авыр булса да истәлекләргә бирелде Тәлгать Ногманов. – Япон сугышы тәмамланып 1-2 көн үткәч, безне Кытайга, Порт-Артурга җибәрделәр. 7 елга якын корабльдә хезмәт иттем”.
Армия хезмәте 1952 елда гына тәмамлана Тәлгать абыйның.
Аннан соңгы еллар да җиңелләрдән булмый. Туган авылына кайткач, 1 ел клуб мөдире булып эшләп ала ул. “Бер ел ял иттем”, – дип шаярта ветеран. Аннан соң Казахстанга китеп, машина төзелеше заводында эшли. Язмыш Тәлгать абыйны шахтага да ташлый. Анда ул дүрт ел эшли. Биредә ул үзенең гомерлек ярын да очрата. Зәй кызы Гөлсинә белән тормыш корып җибәрә алар. Шахтада бераз мая туплагач, гаилә туган якларга кайтып урнаша.
“Шахтада эшләгән акчага Арчадан шушы йортны сатып алдым, – ди Тәлгать абый. – Ниятем изге иде. Әти-әнине үз яныма алып, шушында тәрбиялисем килде. Гаиләдә өч кыз арасында бердәнбер ул буларак, мин моны үземнең бурычым дип санадым. Тик өлгерә генә алмадым. Әти дә, әни дә китеп бардылар”.
Кызганыч, бүген гомер иткән тормыш иптәше дә янәшәсендә юк инде. Гөлсинә апа моннан биш ел элек вафат була.
30 елдан артык коммуналь хуҗалыкта шофер булып эшли Тәлгать Ногманов. “Нинди генә эшләргә йөртмәделәр. Каршы килә белмәдек, эшләдек тә эшләдек”, – ди ул.
Бүгенге тормышына шөкер итеп, Арча үзәгендәге йортында гомер кичерә ветеран. Түбән Камада яшәүче бердәнбер улы Фәрит тә әтисен карарга дип махсус Арчага кайткан.
“Бүгенге тормыш җәннәт бит ул, – диде ветеран, хәзерге яшьләргә нәрсә теләр идегез дигән сорауга җавап итеп. – Шушың кадерен белегез. Күгебез аяз булсын. Илебездә тынычлык булсын, сугыш афәтләре күрергә язмасын”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев