Белем иленә ачкыч биргән Укытучы
Ташкичү авылында гомер итүче якташыбыз Мәүҗидә Камалиева Әлифба китабына эш дәфтәре чыгарган.
Әлифба... Тышлыгына кулына чәчәк букеты белән букча тоткан кыз мәктәпкә бара торган зәңгәр тышлы китапны кем генә хәтерләми дә, кем генә аның буенча хәреф танырга өйрәнмәде икән?!
Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вәгыйзов төзегән “Әлифба” китабы – татар балаларын белем иленә алып керүче беренче дәреслек. Әлифбаның бизәлеше, тышлыгы үзгәреш кичерсә дә, аның эчтәлеге үзгәрми.
Тормыш бер урында тормый, алга бара, аның белән бергә мәгариф системасы да яңарыш кичерә. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кергәннән соң Әлифбаны да әлеге стандартларга туры китерү таләбе килеп туа. Авторлык хокуклары да саклау, заманча таләпләрне дә истә тоту бурычы куела. “Әлифба” китабы аша берничә буын балалар тәрбияләгән, гомерен башлангыч сыйныфлар укытуга багышлаган Ташкичү авылында яшәүче якташыбыз Мәүҗидә Камалиева әлеге эшкә алына.
“Сәләй аганың улыннан рөхсәт алып, “Әлифба”га бераз гына үзгәреш керттек, дөресрәге, бүгенге дәүләт стандартларына туры китердек, – ди Мәүҗидә ханым. – Китапның эчтәлеге сакланды. Вәгыйзовлар Әлифбасы – ул чын татар Әлифбасы. Минем башка укытучылар арасында да сораштырулар үткәргәнем булды, күбесе шушы фикерне яклый. Анда татар колориты бар. Аннан җылылык бөркелеп тора. Башына ак яулыгын япкан әби, түбәтәен кигән бабай – менә ул чын татар мохите”.
Мәүҗидә ханым – үзен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Укытучы. 40 елга якын Ташкичү мәктәбендә башлангыч сыныфларга белем бирә ул. Мамадыш районының Иске Комазан авылында туып-үскән кызны язмыш җилләре Ташкичү авылы белән бәйли. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Арча педагогика көллиятендә белем алган кыз Ташкичү егетенә кияүгә чыга. Тормыш иптәше Рөстәм Камалиев шулай ук укытучы. Ике ул үстергән матур пар бүген балаларының, оныкларының уңышларына куанып, Ташкичү авылында гомер кичерә.
Лаеклы ялга чыккач, күптәнге хыялын да тормышка ашыра Мәүҗидә ханым – Татарстан китап нәшриятында аның Әлифбага эш дәфтәре басылып чыга. Күп еллар дәвамында язылган 95 битле китап – башлангыч сыйныф укытучылары өчен ярдәмлек буларак эшләнгән. Мәктәптә эшләгән вакытта аны укытучыларга татар балаларын укыту өчен ярдәмлекләр аз булуы борчый. Шуңа Мәүҗидә ханым балаларны өстәмә кызыксындыру юлларын эзли башлый. Төрле биремнәр уйлап таба, рәсемнәр, татар халык авыз иҗаты аша балаларда белем алуга кызыксыну уята. Мәүҗидә ханым укыткан укучылар бүген дә беренче укытучыларын җылы сүз белән искә алалар.
“Безгә белем иленә ачкыч биргән беренче укытучыбыз ул Мәүҗидә апа, – ди Ташкичү мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган Алсу Шәмсетдинова. – Ул бездә мәктәпкә, укуга мәхәббәт тәрбияләде. Мәүҗидә апаның һәр дәресе – безнең өчен яңалык иде”.
Ә Әлифбага эш дәфтәре исә инде 2011 елда ук чыгарга тиеш була.
“Мәгариф министрлыгында коллегия дә булды, – ди Мәүҗидә Камалиева. – Бастырырга рөхсәт бирделәр, тик ул вакытта бу эш барып чыкмады”.
Мәүҗидә ханым туктап калмый, ул биремнәрнең электрон вариантын эшләп, кәгазьгә чыгара, үз дәресләрендә куллана башлый. Тора-бара башка укытучылар да кызыксынып китә, аларга да чыгарып бирә Мәүҗидә ханым. Ә узган ел район башлыгы Илшат Нуриев инициативасы, ярдәме белән Татарстан китап нәшрияты белән берлектә калын, төсле тышлы Әлифбага эш дәфтәре дөнья күрә.
“Әлеге китап укытучыларга гына түгел, балаларын татар мохитендә тәрбияләүче әти-әниләргә дә файдалы булачак, – ди автор. – Балаларга белем бирүдә заманадан артта калмаска, бигрәк тә укучыларның белем алуга кызыксынуларын киметмәскә кирәк. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән укучылар яңалык көтә, алар мәктәпкә “укыйбыз” дип килә. Менә шушы омтылышларын сүндермичә, белем алуга булган теләкләрен киметмичә укыту укытучыдан бик күп тырышлык һәм осталык сорый. Баланың башында уй, кулында эш, гамәле төрләнеп торганда гына моңа ирешеп була. Шуны күздә тотып, мин балаларны укырга һәм язарга өйрәткәндә куллану өчен эш дәфтәре төзедем. Эш дәфтәрендәге биремнәрне уйлап, яшь үзенчәлекләрен, аларның кызыксынуларын күздә тотып эшләдем. Барлык биремнәр укучыларның фикерләү сәләтен, хәтерен үтерүгә, мөстәкыйльлеген арттыруга юнәлдерелгән. Ярдәмлеккә предмет рәсемнәре дә, логик күнегүләр дә, уен, башваткыч, ребус, табышмак, кроссвордлар, уку өчен авыр булган сүзләр, текстлар кертелде”.
Гади авыл укытучысы чыгарган Әлифбага эш дәфтәрен бүген республикабыз районнарыннан гына түгел, Пенза, Уфадан да сорыйлар икән. Район мәгариф идарәсе исә әлеге дәфтәрне быел беренче сыйныфка баручы барлык балаларга да таратып чыккан. Тыйнаклыгы, зыялылыгы белән аерылып торучы ханымның еллар буена җыелган тәҗрибәсен, йөрәк җылысын, балаларга, татар халкына, татар мәдәниятына булган мәхәббәтен, бар белемен салып эшләгән хезмәтенең шулай югары бәяләнүе – аның өчен зур шатлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев