erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Белем көнендә – икеләтә бәйрәм!

Бүген күңелле вакыйгалар күп иде

Бүген районыбызга мөхтәрәм кунаклар – Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Бохараев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе җитәкчесе Андрей Федоров килде. Алар Белем көненә багышланган тантаналарда катнаштылар.

Ә бүген күңелле вакыйгалар күп иде. Арча педагогика көллияте 2024 елда “Педагогика“ өлкәсе буенча “Профессионалитет“ федераль проект җиңүчеләре булган иде. 1 сентябрьдә көллият базасында “Профпед“ мәгариф кластеры ачылды. 

Кластер эшчәнлеге программасы буенча 11 уку кабинеты  яңартылган, заманча җиһазландырылган. Мәгариф кластеры педагогика тармагын әзерлекле кадрлар белән тәэмин итү максатын күздә тота. Әлегә бу Татарстанда шундый кластер булдырылган бердәнбер уку йорты.

Арча агросәнәгать көллиятендә дә Белем бәйрәме көнне ныклап төзекләндерелгән бинаны ачу тантанасы булды.
Носы авылында да бу көнне ике бәйрәм бергә туры килде – төп гомумбелем мәктәбен ныклап төзекләндерелгәннән соң ачу тантанасы булды. Укучылар, укытучылар, ата-аналар бигрәк тә шат.

Тантаналарда чыгыш ясаучылар шундый шатлыклар китергән өчен ил, республика, район җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәт әйттеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев