Белгечләр басуларны тикшереп тора
Басуларда.
Белның ноябрь аенда Арча җирлегендә юеш кар һәм яңгыр рәвешендә 81,6 мм явым-төшем күзәтелде ( норма 42 мм). 1 ноярьгә 1 метр җир катламында 101 мм дым бар иде (2020 елда 145 мм). Ноябрь аенда уртача һава торышы температурасы -1,30С, басуларда кар катламы 0-9 см, туң катламы 3-5 см тәшкил итә. 2021 елның 25 октябрендә уҗымнарның вегетация чоры тукталды. 1 нче декабрьдә Россельхозцентрның белгечләре тарафыннан Кырлай һәм Казанка хуҗалыкларында уҗымнарның торышы каралып чыгылды.
Басулар кардан 85-95 % ачылып беткән. Ноябрь аендагы явым-тошем җиргә сеңеп бара, туң катламы 0-5см, усемлекләрнең тармаклану үзәгендә температура -0,2 + 1
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев