Белмәсәң – белеп китәсең
Дәвамы булыр, дип өметләнәбез.
Әгәр син Арча тарихын беләсең икән, квест-уенга рәхим ит. Белмәсәң дә кил, белеп китәрсең.
“Вконтакте“ челтәрендә шундый кызыклы белдерү күзгә чалынды. Вакытыңны күңелле һәм файдалы уздырачаксың, дип гарантия дә биреп куйганнар.
Оештыручылар бу көнне кызыклы тарихи маршрутлар, театраль күренешләр, тарихи чорга чумуны да вәгъдә иттеләр. Чара, чыннан да, күңелле һәм мавыктыргыч булырга ошый. Яшь чикләве 12-18 яшь, ягъни балалар һәм яшүсмерләр өчен, диелсә дә, безгә дә кызык булып китте. Чыннан да, Арчаны беләбезме соң без? Чишмә башы ерак гасырларга барып тоташкан туган төбәгебезнең тарихын тулысынча белеп бетерү мөмкин дә түгел. Шулай да без белмәгән ниләр бар икән? Аннан белгәннәрен кабат ишетү дә зыян итмәс, чөнки һәр сөйләүчедән нинди дә булса яңалык көтәсең.
Шундый уйлар белән юнәлдек без “Мин Арча баласы” проекты кысаларында оештырылган “Мин Арчаны беләм” дип исемләнгән квест-уенга. Көн үзәкләргә үтәрлек җилле, салкын булуга карамастан, районның бөтен мәктәпләреннән балалар килгән иде. Алтмыш укучы, дүрт команда. Муеннарындагы галстукларына карап аерылалар, күрәсең, дип уйлап куйдык Арча Укучылар сарае бинасы ишегеннән бер-бер артлы чыккан балаларга күз салып. Күңелләре күтәренке, кәефләре шәп. Алда нәрсә көтәсе әлегә алар өчен сюрприз. Дөрес, маршрутлары билгеле, әмма аның белән генә бөтен сер чишелми бит әле.
Бәйге Арча Укучылар сарае каршындагы паркта “Сөембикә”ләрнең “Мин Арча баласы” җырына дәртле биюе белән башланып китте.
– Һәр кешенең туган җире бар. Онытмагыз, Сез – Арча балалары. Арча ягы чал тарихның чишмә башы, республиканың энҗесенә тиң төбәк, – дип башлады чараны Укучылар сарае методисты Адилә Әхмәтҗанова.
– Яшьлек тиз үтә, һәр мизгеленең кадерен белеп калырга тырышыгыз. Хәзер укучы, аннан студент булырсыз. Әмма Арча ягы баласы булуыгызны беркайчан да онытмагыз. Чөнки ничә яшьтә булсагыз да, сез Арча баласы булып калачаксыз, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина.
Арча Укучылар сарае җитәкчесе урынбасары, бу чараның төп хөкемдары Айгөл Галәветдинова маршрутларның нидән гыйбарәт булуы турында сөйләде, әйдаманнар Алия, Алисә, Адилә, Лилия, Рәмзия, Илүзә, Энҗе апалары, Айрат абыйлары белән таныштырды.
– Маршрут биш этаптан тора. Һәр ноктада сезне гидлар, кайберләрендә театраль тамашалар көтә, – диде ул. – Тарихка чуму өчен шулай эшләнде. Шул ук вакытта сезгә сорауларга җавап бирергә дә туры киләчәк. Һәр этапта шәһәребез тарихына багышланган куар код артына яшеренгән ун сорау. Берегез генә җавап бирә алмаса да, команда артта калачак. Димәк, команда белән бердәм булып эшләргә кирәк.
Борынгы базарда булдылар
Беренче нокта Арча Мәдәният йорты каршында булып чыкты. Биредә безне борынгы базарны сурәтләгән театраль күренеш белән каршы алдылар.
– Элек бу урында зур базар булган. Ераклардан килеп сату иткәннәр. Биш меңгә якын кеше җыела торган булган. Ә Совет урамы шәһәрнең иң зур урамнарының берсе саналган. Бу урамда мещаннар, байлар яшәгән, – дип таныштырды “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәре Гөлүсә Хаҗиева. – Шушында гына Покров чиркәве. Ул халык акчасына унҗиде ел төзелгән. Капралов йорты да тарихи ядкәр булып тора.
Гөлүсә апалары бик күп кызыклы мәгълүматлар җиткерде, мавыктыргыч итеп сөйләде, балаларның да белемнәрен тикшерде.
Аннан балалар стадионны үтеп Казансу елгасы аша салынган күпергә юл алды. Биредә аларны Казанбаш мәктәбе директоры Ришат Камалов каршы алды. Ул шушы тирә белән бәйле булган тарихи вакыйгаларга тукталды һәм балаларны Арча шәһәрчегенә озатты.
Сугышчылары белән хан каршылады
Арча шәһәрлеге. Шәһәре түгел, нәкъ менә шәһәрлеге. Аермасы нәрсәдә? Бу хакта тау башында көтеп торган Ленар Гобәйдуллин ни сөйләр икән?
Күз алдына китерү өчен аңлатып китик – тауның кайсы урыны турында сүз бара. Арчаның зур күпере турысыннан аска төшеп, ике йорт арасыннан эчкә үттек. Текә тауга менү өчен баскычлар да ясалып куелган. Ә анда сәяхәтчеләрне “хан“ белән аның тулысынча “коралланган” сугышчылары каршы алды.
– Шәһәрлек белән шәһәр арасында аерма зур. Алар икесе ике нәрсә, – дип аңлатты Ленар абыйлары. – Шәһәрлек – археологик яктан кыйммәте булган тарихи урын. Һәр шәһәрдә шәһәрлек булмый. Арчада бар.
Ул аның үзенчәлекләре турында бик кызыклы фактлар белән мавыктыргыч итеп сөйләде, укучыларны кызыксындыра алды. Без дә тын да алмый тыңладык. Чыннан да, гомер итеп тә белмәгән әйберләр күп икән әле.
Әдәбият һәм сәнгать музеенда да укучылар үзләренә күп мәгълүмат алдылар. Чираттагысы – өченче мәктәп тукталышы. Биредә дә театраль күренеш тәкъдим ителде. Алар, безнең фикер буенча, тарихны тирәнрәк аңлау өчен оештырылган. Чөнки колак белән ишетү бер, күз белән күрү икенче нәрсә. Район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина сугыш чорында бу бинада урнашкан хәрби госпиталь турында сөйләде, артистлар яраланган хәрбиләр, шәфкать туташлары образларына кереп, ул сөйләгәннәрне уйнап күрсәтергә тырышты.
– Кызыклы маршрут Арча Укучылар сарае, Мәдәният йорты “Казан арты” тарих-этнография музее белән бергә эшләнде. Уртак көч белән квестта катнашучыларны тарихи мохиткә чумарга мөмкинлек бирергә тырыштык. Бу чара һәр баланың күңеленә кереп калыр, дип ышанабыз, – диде Укучылар сарае директоры Руслан Гыйниятуллин.
Квест-уен, сораулар һәм җавапар булгач, аны нәтиҗәсе дә чыгарылырга тиеш. Шул ният белән иң ахырдан барысы да стадионга җыелды. Биредә сәяхәтчеләр ботка ашап, кайнар чәй эчте. Җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды.
Бик кызыклы чара. Үзенчәлекле уен. Мавыктыргыч маршрут. Дәвамы булыр һәм башка балалар да кызыксыныр, дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев