erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бер юлдан... Бер сәхнәдә...

Арча Мәдәният йортында яңа иҗат сезонын ачу уңаеннан искиткеч матур, бай эчтәлекле, зур концерт булып узды.

Мондый чара ел да уза, аптырарлык әйбер түгел, диючеләр булыр. Килешәбез. Тик быелгысы бөтенләй башка. Чөнки ул Арча Мәдәният йортының 50 еллыгына багышлана. Исемен “Бер юлдан...” дип атаганнар.

Ике генә сүздән тора, әмма күпме мәгънәгә ия. 50 ел дәвамында бер юлдан баручылар, халыкка рухи байлык өстәүчеләр сәхнәгә чыкты ул көнне. Концерт өч өлештән торды. Беренчесендә элек Арча сәхнәсен гөрләткән җырчыларыбыз чыгыш ясады, аларны бүгенге артистларыбыз алыштырды, соңыннан яшь буынга сүз бирелде. Яхшы оештырылган. Сүз юк.

Концертның беренче өлешен бөтен гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган, әле дә Кушлавыч клубын алып барган сүз остасы, җырчы, оста оештыручы Фәния Хәнәфиева белән 2002-2006 елларда мәдәният бүлеген җитәкләгән, хәзерге вакытта газетабызның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин алып барды. 

– Еллар күз ачып йомганчы уза, гасырларны гасыр алыштыра. Заман белән барысы да үзгәрә, бары тик җыр-моңнар гына күңел түрендә сакланып кала. Бүген өлкән буын сәнгать осталарының җырлары безне яшьлек чорларына алып кайтыр, – диде Фәния ханым.

Өчәр сеанс кино куялар иде

Заманында Арча Мәдәният йорты Октябрь (Сызгановлар) урамында иде. Ул урында хәзер Укучылар сарае. Бер катлы, артык зур булмаган бина. Ә ничек күңелле эшләгәннәр! Бу хакта Арчадан Мөнирә Акбашева искә төшерде. Яшь вакытларга кайтып килдем әле, диде. Ул 1965-1969 елларда методист булып эшләгән.

– Мин Алабугада укуны тәмамлап кайттым. Равил Миннуллин, Марсель Сәгыйтов белән эшләдек. Мәхмүт Хөсәенов директоры иде. Владимир Бруснев тынлы оркестр җитәкләде, аннан эстрада оркестры оештырды. Күп кеше йөрде аларга. Мин методист булдым. Редакциядә эшләгән Илсур абый белән Рафис Әминов диплом спектаклем итеп “Галиябану”ны куярга тәкъдим иттеләр. Хәлил роленә ММКРдан Тәлгать Фазлыйәхмәтовны чакырдык. Матур җырлый, диделәр. Кәчедән 8 чабата табып, мезансценалар ясадым. Уңышлы чыкты. Укытучыларым кайтты, миңа бишле куйдылар. Арчада спектакль ике көн барды. Аннан Түбән Атыга, Сикертәнгә юл тоттык. Икенче спектакльне, үзе язганны Вазыйх Мәҗитов сәхнәгә куйды. Анысы өч көн барды. Ул вакытта билетлар бәясе 20-30 тиен иде. Агитбригадалар белән йөрдек. Язын чәчүгә кадәр 3-4, көзен 10-15 көн. 6-7 кеше йөрибез. Машиналар юк, кайтмыйча, кунып калып. Бер җирдән икенче урынга гына илтеп куялар да. Соңыннан будкалы йөк машинасы бирделәр. Абдулла һәм Рөстәм Вәлиевлар гармунчы, Равил Миннуллин биюче, мин алып баручы һәм җырчы. Шундагы кешеләргә такмаклар уйлап чыгарып җырлыйбыз. Уңае бар, тискәресе. Бер тракторы кырыенда йоклап яткан исереккә дә эләкте. Мөнирә Мөлекованы (ул чактагы фамилиям) үтерәм мин, дип арттан йөгергән иде әле.  Моннан тыш төрле чаралар оештырабыз. Зур хор (авыллардан да җыеп 500 кешелек) бар. Клара Мәрдәнова килгәч тауны кырдырып, баскычлар ясап, җыр бәйрәмнәре үткәрдек. Атна саен ял көннәрендә бию кичәләре оештырыла, эш көннәрендә өчәр сеанс кино куялар. Сессияләр булганда идәнне үзебез сызыкларына кадәр ышкып юа идек. Елына өч төрле спектакль генә куя идек. Карарга да бик күп кеше йөрде. Матур эшләдек. Аннан мин китапханәгә киттем, – диде ул. 

Район өчен зур вакыйга

1972 елда Арча район Мәдәният йортының яңа ике катлы бинасы сафка баса. Директоры Равил Габдрахманов. Бу – район өчен зур вакыйга була. Бина ачкычын 1966-1973 елларда Арча районы мәдәният бүлеген җитәкләгән Клара Филлиповага тапшыралар.

– Мин 1966 елда 27 яшьтә мәдәният бүлеге җитәкчесе булып Арчага килдем. Ул чорда бик күп эшләр башкардык. Җыр бәйрәмнәре оештырдык. Беренчесе – 1967, соңгысы 1972 елда булды. Яңа Мәдәният йорты да шул чорда сафка басты. Бервакыт автобуста кайтып киләм. Клара клубы да Клара клубы, дип сөйлиләр. Кызыксынып сорадым. Арчадагы Мәдәният йортын Клара төзетте бит, диләр. Горурланып куйдым. Биредә мине онытмыйлар икән! Бүген дә Мәдәният йорты гөрләп эшләп ята. Яңа талантлар барлыкка килә. Заманча чаралар оештырыла. Шулар турында ишетеп күңелем сөенә. Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләренә уңышлар гына телим, – диде Клара ханым Мәрдәнова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әйе, Мәдәният йорты күзгә күренеп үсә, матурая. Милли рух сүнми, чөнки бер юлдан атлыйлар. Өлкәннәрдән үрнәк алып яшьләребез дә сәхнәгә күтәрелә. Сәхнә өлкәннәргә дә картаерга ирек бирми. Чөнки бер сәхнә “җене” кагылган кеше аннан тиз генә аерыла алмый. Равил абый Габдрахманов башкарган җырларны кем генә яратып тыңламый икән?! Бу сүзләр заманында районның мәдәни тормышын гөрләткән башка җырчы сандугачларыбызга да кагыла. Зәбидә Госманова, Разыя Гайнетдинова, Миләүшә Нотфуллина, Айгөл Нәбиуллина, Мөнирә Абдуллина, нәфис сүз остасы Нурия Фәхриева (халык театры режиссеры да) һәм башкаларны ул чор тамашачысы әле дә онытмый, яратып искә ала. Миләүшә Нотфуллина белән Разыя Гайнетдинова бу концертта да яраткан җырларын башкардылар. Алардагы моң, көчле, матур тавыш – сокланырлык!

Бию остасы, хореограф Диләрә Иванова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рафил Җамалиев, мәдәният йорты директоры булып эшләгән Раузалина Әминова, өлкән методист Марат Дәүләтшин һәм Римма Фәтхуллина чын мәгънәсендә сәнгатьне аңлаучылар булдылар. Аларның эшләре яшь буынга үрнәк булып тора. Мәдәният идарәсендә баш белгеч, инструктор Роза Шәйхетдинова  утыз елдан артык гомерен  мәдәниятка багышлый. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зилә һәм Флорес Шәйхетдиновлар җитәкләгән “Ләйсән” халык вокаль ансамбле ничә буын яшьләребезне тәрбияли, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирая Батршина җитәкләгән (концертмейстер Илшат Гатин) “Русская песня”, гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбльләре бүген дә сәхнәдән төшми.

Күңелләрдә мәңге сакланачак

Озак еллар Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкарган Гөлназ Гарифҗанованы бик күпләр белә. Үзе арабызда булмаса да башкарган эшләре, якты эзе белән ул мәңге күңелләрдә сак-лана. Аның турында видеоны караганда, күзләр яшьләнде. Үз эшенең остасы булды Гөлназ, янып-көеп эшләде. Тыныч ят, Гөлназ, бүген синең урыныңда нәкъ синең кебек бөтен күңелен биреп эшләгән кеше. Кайчак Ләйлә Хәкимовага карыйм да, Гөлназны искә төшерәм. Сәнгать җитәкчесе менә шундый булырга тиештер дә ул. Хезмәтен намус белән башкара, үҗәт, үткер сүзле, башлаган эшен ахырына җиткерүчән, талантлы...Эх, шулай мәдәният дөньясында  армый-талмый кайнаган күпме кешеләр юк бит инде. Әмма аларның исемнәре безнең күңелләрдә мәңге сакланачак. Кемнәр алар, дисезме?  Альберт Гайнетдинов, Иван Иванов, Венер Хисамиев, Фәрхәт Зыятов, Наил Габдрахманов, Ибраһим Сабиров,  данлыклы баянчылар Рөстәм һәм Абдулла Вәлиевлар, Мәдәният йортында данлыклы оркестр оештырган Хаҗи Фәтхуллин һ.б. Бу кичәдә аларның исемнәре дә искә алынды.

– Сезне тамашачылар  мәдәният бүлеге җитәкчесе генә түгел, ә зур чараларны алып баручы буларак та хәтерли. Бу көнне үзегезне сәхнәдә ничек хис иттегез? – дип сорадым Исрафил Насыйбуллиннан.

–  Ул еллар матур истәлек булып кына калды инде. Бу юлы концертны алып барырга чыккач шуны аңладым – без никадәр тәҗрибәле булсак та, сәхнә хәзер яшьләрнеке. Алар чыгуга тирә-юнь яктырып киткәндәй булды, – диде ул.

Арча сандугачлары

Сәхнә ветераннарыбыздан үрнәк алып, аларның иҗат юлын дәвам итүче урта буын талантлы үзешчән сәнгать осталары чыкты. Татарстанның атказанган Мәдәният хезмәткәре Расих Галимҗановны Арча сандугачы дип йөртәләр. “Мирас” бию төркеме (җитәкчесе Аида Ондрина) күптән түгел генә оешса да, дәртле биюләре белән тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгерде. Алсу Фәйзрахманова моңлы тавышы белән бик күпләрне сокландыра. “Арча таңнары” халык вокаль ансамбле (җитәкчесе республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Шакирова) һәм “Арча бизәкләре” халык уен кораллары ансамбле (җитәкчесе республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Филарит Гасыймов) – һәр концертның бизәге. Ниһаять, чират яшьләргә җитте. Дөрестән дә,  сәхнә яктырып, нурланып киткәндәй булды. Юк, бу өлкәннәр чыгышы ардырды, дигән сүз түгел. Әмма ни дисәң дә, яшьләр яшьләр инде, баскан урыннарында ут уйнаталар. Киләчәк буынның да шундый талантлы булуына, лаеклы алмаш үсүенә өлкәннәр куанып утырды. “Сөембикә” бию коллективы (җитәкчесе Илһамия Гыйләҗиева), “Арча егетләре”, “Ләйсән” халык вокаль ансамбльләре (җитәкчеләре Диләрә Хәйдәрҗанова), “Аллегро” бию төркеме (җитәкчесе Аида Ондрина), Әлфия Авзалова, Рәшит Ваһапов исемендәге һәм “Татар моңы” бәйгеләре лауреаты Сөмбел Заһидуллина, күп кенә дәрәҗәле бәйгеләр лауреаты Дамир Гасыймов чыгышлары лаеклы төстә көчле алкышлар яулады.

Кич буе Арчабызның төрле чор сәнгать осталары бер юлдан атлады. Шундый бай эчтәлекле чара (сценарий авторы Ләйлә Хәкимова) оештырганнар иде ул көнне. Алып бардылар – Рамил Мөхетдинов, Зөлфәт Сибагатуллин, Илүсә Мөхәммәтгалиева, Әнвәр Мөхетдинов, Эльза Минашаева. Концерт сюрпризсыз да үтмәде. Танылган җырчылар Рузалия  һәм Фидәрис Мортазиннар, Татарстанның атказанган артисты Илназ Бах арчаларга яраткан җырларын бүләк итте. Алар да – безнекеләр. Димәк, алар да шул бер юлдан атлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев