erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Соңга калганмын дип сикереп торам

Бер күрешү – бер гомер...

Иске Чүриле урта мәктәбендә 38 ел балаларга белем һәм тәрбия биреп, лаеклы ялга чыкканыма да 10 ел булган икән. Мәктәптә эшләгән елларымны бик сагынам, бик еш төшләремдә күрәм. Иртән шалтыраган будильник дәрескә чакыручы кыңгырау икән имеш, соңга калганмын дип тә сикереп торам,  дәфтәрләрем тикшерелмичә калган дип сискәнеп уянам. Бу   хатирәләр укытучылар коллективы бәйрәмгә чакыргач тагын да яңарды. Без,  башлангыч сыйныфлар укытучысы Мингалимова Разия Шаяздан кызы, география укытучысы Вәлиева Люция Госман кызы, пенсиядә булсак та, мәктәп тормышы белән кызыксынып, укучыларның, укытучыларның  уңышларына сөенеп яшибез. Горурланмаслыкмыни?!  Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, югары уку йортларында белемнәрен дәвам иттерәләр, район олимпиадаларында гына түгел,  республикакүләм фән олимпиадаларында да уңышлары мактанырлык.  8 март бәйрәменә багышлап уздырылган бәйрәмдә укучылар һәм укытучылар безне үзләренең чыгышлары белән таң калдырды. Без яшьлегебезгә кире кайткандай булдык. Яхшы кәеф, чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр белән безне сөендергән  мәктәп директоры Габдрахманов Илнур Наил улына, мәктәп коллективына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Бу кичә безнең өчен икеләтә бәйрәм булса, ә кичәдән алган энергия һәм тәэсирләр  безнең өчен зур бүләк булды. 
Ветеран укытучы Әхмадуллина Фирдания Илгизәр кызы

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X