Берәүләр кыенлыкларны җиңү юлларын эзли, кемдер җимерә...
Узган атнада “Төрнәле-Пошалым“ ширкәтенә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, “Сельхознадзор“ның Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе Илнур Галиев кайтты. Халык белән очрашуларга кайтмаган инвестор бу юлы үзе дә бар иде.
Инвестор хуҗалык андагы халык эшләмәгәнгә таралды, дип аңлатмакчы. Әмма шул “ялкау халык“ бүген төрле хуҗалыкларга таралып җиң сызганып эшләп йөри, аларны мактап бетерә алмыйлар.
Дмитрий Яшин, Илнур Галиев эшкәртелмәгән, чәчелмәгән, урылмаган (узган көз чәчелгән арыш) басуларда, фермаларда булдылар, әле юк ителмәгән терлекләрне санадылар, инвестор җимерткән бина урыннарын карадылар. Алар күргәннәрен Казанга кайткач бу турыда хәбәр иткәннәрдер.
– Инвестор пай җирләре өчен акчалата исәп-хисап ясарга сүз бирде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин.
Шушы юлларны язып утырганда Урта Пошалымдагы ябык ындыр табагын җимереп ташлаулары турында хәбәр килеп иреште. Димәк, җимерү дәвам итә. Әлеге башка сыймаслык хәлләр авыл хуҗалыгы алдындагы кыен шартларда аеруча сәер тоела.
Хуҗалыкларның хәле җиңелләрдән түгел. Дизель ягулыгының килограммы 86 сумга җитте. Әле аны акча түләгәч тә алып булмый, дип зарланалар, тракторлар атна буе тик торырга мәҗбүр. Бер килограмм ягулык алу өчен 15 килограмм арыш яки 3 литр сөт сатарга кирәк.
Күпме вакытлар яңгырлар булмау да шом сала. Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов 20 сентябрьгә булган метеорологик шартлар белән таныштырды. Август аенда бер метр туфрак катламында нибары 75 мм дым булган. Узган елгысы да күп түгел – 81 мм, әмма быелгысы аннан да аз. Норма – 124 мм. Быел явым-төшем апрельдә – 3,8 мм (норма – 35), майда – 47,8 (41,1), июньдә – 18,8 (61), июльдә – 31 (61), августта – 7,3 (53) мм. Узган ел сентябрьдә 59,7 мм яңгыр яуган, быел бөтенләй юк...
Элек-электән арыш безнең шартларда иң ышанычлы культура булган. Нинди генә шартларда да арыш уңыш бирми калмый. Әмма соңгы вакытта аны игүнең дә кызыгы бетеп бара, сатып алу бәяләре түбән. Район хуҗалыклары игътибарны көзге бодайга юнәлтә башладылар. Әмма бер кырыйдан икенче кырыйга ташлану шулай ук хәтәр әйбер. “Вамин“ хуҗалыклары бер елны ярты мәйданга көзге бодай чәчеп куйдылар. Кыш гаять салкын килде, әлеге мәйданнарга язын яңадан чәчтеләр.
Авырлыклар алар һәрвакыт булган һәм булачак. Зарланып, уфтанып утырудан файда юк. Әле менә яңа гына “Игенче“ ширкәтеннән кайттык. Аларда һаман да урак өсте – Колачы басуында көнбагыш сугалар. “Комбайнны басуга 23 июльдә алып чыккан идем, шуннан бирле басуда мин, – ди Илнур Габдрахманов. – Башта көзге бодай, арпа, башка культуралар суктык. Симәнкене сугып бетергәч соя, кукуруз сугасы бар“.
– Көнбагышны килограммын 25 сумнан туры комбайннан озатабыз, – ди баш агроном Марат Вахитов. – Рапсны 42 сумнан саттык.
Әйе, бүген иң отышлы культура бу. Бер тонна рапс бәясе өч тонна арпа бәясенә тора.
Хуҗалыкта әле җитен, шепкән, горчица да игәләр. 220 гектарда бәрәңге үстерделәр. Эш күп булганга механизаторлар да шат. Күп хуҗалыкларда урак өсте онытылды да инде, ә “Игенче“дә дәвам итә!
Уңай хәбәрләр тагын бар. “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтенә 778 тана (барысы 1200 кайтачак) кайтты инде. 75 бозау туган. Көн саен 1,5 тонна сөт савалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев