erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бердәмлеккә ни җитә?! (фоторепортаж)

Илдар кебек алтын куллы егетләре булу да зур байлык.

Һәр һөнәрнең үз остасы булырга тиеш шул. Хәер, эш осталыкта гына да түгедер. Хезмәтеңне күңел биреп, яратып башкарганда гына нәтиҗәсе сөенечле бул.

Урта Сәрдә авылы клубын җитәкләүче Илфира һәм Илдар Зариповлар турында сүз бара. Моңа кадәр Илдар Илфираның уң кулы булса, хәзерге вакытта Илфира бала белән декрет ялында һәм ул Илдарның уң кулына әверелде. Аларны хыялыйлар, дисәң дә үпкәләмәсләр, дип уйлыйм. Чөнки хыялланмыйча гына төрле күңел ачу чаралары оештырып булмый. Бер бәйрәмдә минем дә катнашканым бар. Урта һәм өлкән яшьтәгеләр татар халкының милли ризыкларын пешереп алып килеп, башта аларның рецептлары белән таныштырдылар, аннан барысы бергә җыелып сыйландылар, күңел ачтылар, рәхәтләнеп биеделәр.

Илфира Зарипова чана шуу чарасына да чакырган иде, тик барып булмады. Чана шууның ние бар, диярсез. Әйе, кайберәүләр өчен ул чанага утырып таудан төшү генә. Ә менә Урта Сәрдәдә чана шуудан да искиткеч матур чара оештыралар. Бөтен авыл – олысы, кечесе катнашып. Күңел ачу белән аралаштырып.

Иске елны озатып, яңа елны ничек каршы алалар?! Күз алдыгызга китерегез: басу буйлап машина килә. Ә машинага Кыш бабай белән Кар кызы утырган чана тагылган. Су буенда аларны шау-гөр килеп авыл халкы каршы ала. Бу чананы да Илдар Зарипов үзе ясаган. Башта шулай авылны әйләнеп, капка төбенә чыккан авылдашларны котлап, балаларга Кыш бабай күчтәнәчләре өләшеп йөргәннәр әле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә су буенда бизәлгән чыршы каршы алган үзләрен. Олысы-кечече чыршы тирәли җырлап әйләнгәннәр, уйнаганнар, биегәннәр. Балыкчылар ярышы үткәрелгән. Соңыннан балыкларны шунда ук табада кыздырганнар. Коймагы, шашлыгы пешкән. Искиткеч күңелле булган.

– Бик бердәм халык яши Урта Сәрдәдә, – диде Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Резеда Батталова. Әлеге бәйрәм турында да ул сөйләде. – Бөтен чараларда шулай актив катнашалар. Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә. Бүләкләргә акчаны да авыл халкы үзе җыйды. Аннан Илдар кебек алтын куллы егетләре булу да зур байлык. Гөрләтеп алып бара бит клуб эшен. Менә шулай бердәм булып, күңелле итеп, янып яшәүгә ни җитә!

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X