erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бердәнбер бала булган...

-Хуш, сөеклебез, - дип яза үлгән егетнең туганнары

Башкортстанның Яңавыл районында трассада фаҗигале һәлак булган яшь егетнең шәхесе ачыкланды. 12 ноябрьдә төн уртасында Нефтекама - Яңавыл автоюлы борылышында "ВАЗ-2114" "КамАЗ"га килеп бәрелгән. Аңа 22 яшьлек егет идарә иткән, ә "КамАЗ" руле артында Нефтекамада яшәүче 45 яшьлек кеше булган. Бәрелү шундый көчле булган ки, җиңел машина йөртүче авария урынында һәлак булган.   Ул көнне Илназ үзе эшләп сатып алган "ВАЗ" машинасында барган. Челтәрдә соңрак видео пәйда булды – анда зур тизлектә каршы як полосага чыгып, йөк машинасына бәрелүе күренә. Кызганычка каршы, Илназның исән калуына өмет булмый, ә автомобиле металл өеменә әверелә.   Илназны 14 ноябрьдә җирлиләр. Аны соңгы юлга озатырга туганнары һәм якыннары килгән, ул гаиләдә бердәнбер бала булган, әти-әнисенә булышкан, ВДВда хезмәт иткән. Аны игелекле, ярдәмчел һәм тәртипле кеше буларак истә калдырачаклар.   -

-Хуш, сөеклебез, - дип яза үлгән егетнең туганнары социаль челтәрләрдә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31115

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре