erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бердәнбер көчле турнир

Шахмат остасы Сөләйман Галиуллин шулай, ди.

Иске Ашыт клубында шахмат турниры оештырыла. Аны оештыруда район яшьләр бүлеге, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин, Иске Ашыт клубы хезмәткәрләре һәм Сөләйман Галиуллин тырышып йөри. 

Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 31 ел тулу уңыеннан оештырыла ул.

Арча, Балтач, Кукмара, Әтнә районнарыннан төрле яшьтәге 20 уенчы катнаша. Алар турында Сөләйман Галиуллин: "Иң көчле уенчылар катнашты, -- дип басым ясап әйтә. -- 6 Татарстан чемпионы һәм призчысы гына бар иде! Халыкара шахмат остасы, Татарстан Чемпионы Алексей Шибаев та кайткан иде. Татарстан авыллары арасында Иске Ашытта оештырылган шахмат турниры иң көчле уен булды".

Безнең районнан Арчадан Данил Рәхимов, Наласадан Габделнәфыйк Фәттахов, Түбән Атыдан Мидхәт Гайнетдинов һ.б. катнашты.

1нче урынны Казаннан кайткан Татарстан чемпионы Алексей Шибаев алды.

Әтнә тренеры, Татарстан турниры җиңүчесе Раил Шакировта -- 2нче нәтиҗә, шулай ук Әтнәдән Фердинанд Бәйрәмов призчы булды, анда 3нче урын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

4,5нче урыннарны Кукмарадан Зөләйха Хуҗина һәм Фәнил Рәхмәтуллин алдылар.

Кайнар ризык, бүләкләр, иң мөһиме үзара арлашу -- уенчылар бик канәгать булып таралыша.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X