erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Беренче укытучым

Укучысы Фидаэль Бариев яза.

Ял көне. Яңа елга бер генә атна калды. Капка төбенә авылдан чыгып киткән, күптән бер-берсе белән күрешмәгән авылдашлар, күрше-колан, Кәче авылы мәктәбе укытучылар коллективы җыелган. Бар да күзләрен җиргә төбәп, моңсу гына басып торалар...
Без барыбыз да шушы авылга Арча педагогия училищесын тәмамлап, химия-биология укытучысына кияүгә чыгып, башлангыч классларда укытучы булып, ярты гасыр гомерен шушы һәм якын-тирә авыллардан килгән балаларны укыту-тәрбияләүгә багышлаган Рида Сабировна Миннебаеваны соңгы юлга озатырга җыелдык.

 Рида апа башкалардан үзенең төз гәүдәсе, чибәр, мөлаем йөзе, сабыр басынкы холкы һәм үз эшенә фанатларча фидакарь бирелгәнлеге белән аерылып тора иде. Гомумән, Совет чорында бар мәктәпләрдәгечә, Кәче сигезьеллык мәктәбендә дә бик абруйлы, зур хәрефле педагоглар, чын тәрбиячеләр хезмәт итте. Арча педагогия училищесының база мәктәбе буларак та, үзенең көчле педагоглар коллективы буларак та Кәче мәктәбе Арча районында алдынгылар рәтеннән төшмәде.

Рида Сабировна һәм аның тормыш иптәше Ибраһим Минҗанович – алар минем беренче укытучыларым. Алар безнең уң як күршеләр дә иделәр. Авылда күршелекне үзегез беләсез, тоз бетсә дә, шырпы кирәк булса да, күршегә йөгерәсең. Аларга нинди генә рәхмәтләремне әйтсәм дә аз булыр. Безнең әти-әниләр һәм башка күрше-колан белән дә бик тату яшәделәр. Ибраһим абыйның мәктәп бакчасы да, өй янындагысы да районда һәм авылда үрнәкләрдән иде. Безне дә шул хезмәтләргә өйрәтеп калдырды. Алар берсеннән-берсе матур, акыллы ике кыз – Резидә белән Фәридәне үстерделәр.

Язмышым буенча миңа 1990-1991 елларда Кәче авылы урта мәктәбе коллективын җитәкләп, директор вазыйфаларын үтәргә туры килде. Коллективта үземне укыткан укытучылар. Алар миңа яңадан зур терәк булдылар. Минем тырышып яңа мәктәпне төзеп бетереп, классларны, кабинетларны җиһазлап, иске мәктәпне сүтеп мастерскойлар, хезмәт кабинетлары, мәктәп яны бакчасын булдырырга йөргәндә алар бик зур терәк һәм булышлык күрсәттеләр. Олы рәхмәтлемен.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңгы елларда авылга ешрак кайтырга, әти-әниемне күрергә, Рида апа белән сөйләшеп утырырга тырыша идем. Рида апа белән аларның бихисап күп фотоальбомнарыннан үткән еллардагы фотокарточкаларны карап, тәмле итеп сөйләшеп утыра идек. Ибраһим Минҗанович та, Рида Сабировна да укучыларның барчасын хәтерләп, үткәннәрне искә алып җылы итеп сөйлиләр иде. Соңгы елларда ялгыз калгач та Рида апа белән юбилейларда, мәктәптә, классташлар белән һәм башка очрашуларда күп катнаштык. Мин аның аналарча эчкерсез күңел җылылыгын, укытучыларча җитди сөйләшүен күңелемдә саклыйм.

Быел да Яңа елга күчтәнәчләр белән әниемнең 1 гыйнварда туган көненә кайтканда Рида апага да керермен дип ниятләп йөргәндә күңелсез хәбәр килде. Рида Сабировнаның 85 яшьлек юбилеена нибары дүрт көн калган иде. Китеп барды... Якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз. Рида апага оҗмах түрләре насыйп булсын.

Фидаэль Бариев,

1978-79 елгы чыгарылыш кластташлар һәм хезмәттәшләре исеменнән, яраткан һәм хөрмәт иткән укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре