erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Беренчеләр хәрәкәте” Арчаның Җиңү Паркында өмә уздырды

Арчаның Җиңү паркында урнашкан “Мәңгелек дан 1941–1945” мемориалында беренче язгы өмә узды. Анда Арчаның алтынчы мәктәбеннән “Беренчеләр хәрәкәте” әгъзалары катнашты.

Яз җитү белән бар җирдә өмәләр башлана. Быел да арчалылар бу эштән читтә калмады. 6 нчы мәктәп укучылары, уртак максат белән берләшеп, Җиңү паркындагы истәлекле урынны чистарту эшләрен башкарды.

Чара барышында укучылар узган елдан калган коры яфракларны җыйды, сукмакларны себерде, мемориал өслеген чистартты, һәйкәлне юды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев