erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бергә эшләү генә уңай нәтиҗә бирә

Айдар Баһавиев: “Комиссиянең бурычы – кеше тормышын саклап калу. Арчада яшәүчеләрнең дә, килгән кунакларның да”

Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов алып барды. Комиссия утырышында чыгышлар тыңланды һәм шулардан чыгып фикер алышулар булды.

Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев район территориясендә авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтләре фактларыннан чыгып аварияләр, транспорт дисциплинасы һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүнең торышы турында сөйләде.  
– Узган ел тугыз айда юл һәлакәтендә ике кеше һәлак булган булса, быел бер кеше үлгән. Бер кешегә кимегән, дип исәп тотабыз. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын саклаучылар күзлегеннән чыгып фикер йөрткәндә, һәлак булучылар саны кимү – уңай күренеш. Әмма безнең бурыч – шул бер кешенең дә тормышын саклап калу, – диде Айдар Рашатович. – Юлларны, тротуарларны төзекләндерәбез, төзибез, юл билгеләре куябыз, киңәшмәләр үткәрәбез... Бәлки, безнең эшкә нәрсәдер җитмидер? 

Көзгә кердек, көннәр кыскара, тиз караңгылана. Торак пункттан читтә дә, шәһәр эчендә дә балаларда яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш. Ул кешенең үзе, тормышын саклап калу өчен кирәк. Әти-әниләргә, балаларга менә шуны кат-кат аңлату мөһим.

Аларның ни гаебе бар? 
Ул кызу тизлек белән барган транспорт белән идарә итүчеләргә карата катгый чаралар кулланырга кирәклеге турында да әйтеп үтте. 
– Административ җаваплылыкка тартырга кирәк. Бер дә жәлләмичә. Район җирлегендә бер авырлыгы бар – күбесе дуслар, танышлар, җитәкчеләр яки аларның балалары. Казаннан килгән юл патруль хезмәткәрләре өчен бу яктан җиңелрәк. Әмма кагыйдә бозып, тизлекне арттыра икән, бернигә дә карамастан, җәзага тартырга кирәк. Бу бит бер гаепсез кешеләр тормышы белән бәйле. Аларның ни гаебе бар? – диде ул. – Оешма җитәкчеләре үзләре кул астындагы транспорт белән идарә итүчеләрне җыеп, аңлату эшләре алып барсын. Административ штраф белән генә дә булмый. Транспорт белән идарә итү культурасы да кирәк. Аннан руль артында телефон кулланучылар бик күп. Бу кешенең игътибарын киметә, алай гына да түгел, югалта. Шуның нәтиҗәсендә аварияләр туу очраклары азмы? ЮХИДИ хезмәткәрләренә бу хакта да онытмаска кирәк. 

Юл исерекләр өчен түгел
Алкогольле эчемлек кулланган хәлдә юлга чыгучылар санының кимүенә  басым ясады эчке эшләр бүлеге җитәкчесе. Бу яхшы күренеш, әмма бөтенләй булмаса, бигрәк тә яхшы. Чөнки нәкъ менә алар юл-транспорт һәлакәте тудыра. Арча районында исерек хәлдә руль артына утырып юлга чыккан бер кеше идарәне югалтып юл кырыена төшеп китә. Нәтиҗәсе аяныч тәмамлана.
– Исерек хәлдә юлга чыкканнарны барлау максатында Арча эчке эшләр бүлеге, ЮХИДИ бүлекчәсе, участок хезмәткәрләре даими эш алып бара. Аны тагын да көчәйтү сорала. Юл исерекләр өчен түгел, – диде Айдар Баһавиев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов узган елның шушы чоры белән чагыштырып, 2024 елның тугыз аена нәтиҗә ясады, иң күп очраган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын атады, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан аларны барлау һәм кисәтү буенча башкарылган эшләр белән таныштырды. 
– Узган ел тугыз айда 27 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, ике кеше үлсә, быел 17 юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булды, – диде ул саннарга тукталып. – Арча районы юлларында нәрсә булган, барысын да телеграм- каналга куеп барабыз. Моның өчен аңа язылырга кирәк, – диде ул. – Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларына тап булучылар фотога төшереп аноним төстә безгә җибәрә ала. Алар да телеграм-каналда урын алачак. Хәбәр итүчеләр турында беркем белмәячәк, аларга әле акчалата бүләк дә җибәреләчәк.

Катгый чараларсыз булмый
Рөстәм Хәкимов мотоцикл, квадрацикл, питбайкларда йөрүчеләр турында да әйтми кала алмады. 
– Питбайкларда йөрү өчен стадион бар. Ә алар  – юлда. Барысы да балигъ булмаган яшьтәгеләр, мәктәп укучылары. Күпме бала зыян күрүе, һәлак булуы турында ишетеп торабыз. Күптән түгел 13 яшьлек яшүсмер үлде, – дип бу теманы күтәреп алды Айдар Баһавиев. – Питбайкларын алырга, ябарга, килеп алсыннар, исәпкә куярга, җыелышларда әти-әниләренә җиткерергә кирәк. Катгый чараларсыз булмый.
“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бюджет учреждениесе” бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова да бу мәсьәләгә карашын белдерде.
– Мәктәпләрдә әти-әниләр җыелышларында даими катнашып киләбез. Балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышлап кичәләр, викториналар оештырабыз. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән даими рейдларга чыгабыз. Укучылар белән еш аралашабыз, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып барабыз. Әти-әниләренең исләренә көн дә төшереп торырга кирәк, күрәсең, – диде ул  – Тугыз айда гына да 70тән артык чара үтте. Балалар гына түгел, яшүсмерләр, урта яшьтәгеләр, өлкәннәр өчен дә. Мәктәпләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүне оештыру өчен җиһазлар да бирәбез. 

Комиссия утырышында Россия эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе өлкән инспекторы Алексей Яковлев катнашты. Ул Арча районы буенча хокук бозуларны профилактикалау темасына тукталды, бу өлкәдә уңай якларны билгеләп үтте, кимчелекләргә дә тукталды. Исерек хәлдә транспорт йөртүчеләрне дә читләтеп үтмәде. 

Сабак булыр
– Иң күп юл-транспорт һәлакәтләре октябрь-ноябрь айларына туры килә. Һаман да шул тизлек режимын бозу, тиешсез урында узарга чыгу, җәяүлеләрне бәрдерү һәм башкалар. Исерек килеш руль артына утырып бер һәлакәт булды һәм бер кеше тән җәрәхәтләре алды. Исерек хәлдә тотылганнар турында мәгълүматларны фоторәсемгә төшереп, суд залыннан бирергә кирәк. Сабак булыр. Авыл җирлекләре белән элемтә урнаштырыгыз, алар белән бергә эшләгез, – диде ул. – Телеграм-канал юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны барлау өчен бик яхшы чара. Сезгә 1712 кеше язылган. Бу начар түгел. Гомумән, районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия эшен канәгатьләнерлек дип бәяләргә була. Дөрес, кимчелекләр бар. Ясалма күтәртмәлекләр, җәяүлеләр өчен юллар, светофорларны бер кат карап чыгарга кирәк. Төзекләндерү таләп иткән юллар да бар.

Ренат Гатиятов чыгышыннан күренгәнчә, юлларны төзекләндерү, яңаларын салу буенча быел шактый күләмдә эш башкарылган. 
– Гражданнар соравы буенча М. Горький, Пионер урамнарында асфальт түшәлде, Комаров урамыннан алып Березинка тыкрыгына кадәр, Александров, Восточная урамнарында юл  төзекләндерелде, Кече Төрнәле юлына вак таш түшәлде, Айванда юл каралды, Арчаның кайбер урамнарына тротуарлар ясалды, күп катлы йортлар ишегалларына керүче юллар төзекләндерелде, – диде ул. – Шулай да юллар буенча әле башкарасы эшләр күп. Комиссиягә барысын да искә алырга, контрольдә тотарга кирәк. Бергә эшләгәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешергә була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев