Беркем дә онытылмый...
1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 78 ел булса да, аның белән бәйле сораулар, ачыклык кертәсе язмышлар бар һәм алар аз түгел
Узган елның гыйнвар аеннан башлап, авыл җирлекләре буенча сугышта катнашкан, ләкин теге яки бу сәбәпләр белән исемлеккә кермәгән якташларыбызны ачыклау эшен алып барабыз. Наласа, Апаз, Яңа Кенәр, Корайван, Урта һәм Түбән Курса, Гөберчәк авыллары буенча әлеге эш башкарылды һәм кайбер каһарман райондашларыбызның туганнары белән очрашу да насыйп булды.
Бу хезмәтләр Бөек Ватан сугышы музей-мемориалының өлкән фәнни хезмәткәре Михаил Черепанов һәм “Хәтер” китабы редакциясендә эшләгән якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәфисә Габдрахманова ярдәме белән башкарылды.
Районыбыздагы иң зур авылларның берсе булган Яңа Кенәр тарихын өйрәнеп, архив документларын барлап, исемлекләрдән төшеп калган батырларның исемнәрен туплаучы ярдәмчебез Венера Шәфигуллинага аерым рәхмәтебезне җиткерәбез. Аның ярдәме белән җыелган исемлекләр газета битләрендә басылып чыкканнан соң, җиде райондашыбызның якыннарыннан хәбәр алып, аларның дөрестән дә Яңа Кенәр авылыннан икәнлеге исбатланды. Алар – Фәтхи Каюмов, Кәрим Каюмов, Гайнетдин Баһаветдинов, Мәзгут Зарипов, Фәтхи Гыймадиев, Габделхак Сибгатуллин, Мәхмүт Сафиуллин.
Күптән түгел Венера ханым шундый ук тагын бер өйрәнү эшен башкарып чыкты. Бу юлы районыбызның матур почмагында урнашкан Яңа Ашыт авылы батырларын барлады ул.
Арчадан 46 чакрым ераклыкта урнашкан болынлыктагы кечкенә генә Яңа Ашыт авылы тарихы ерак 1678 елга ук барып тоташа. Революциягә кадәрге чыганакларда “Шушма елгасы буендагы авыл” исеме белән дә билгеле. Авылга Иске Ашыт авылыннан күченеп, бер гаилә нигез салган дигән риваять йөри. 1963елдан ул Арча районына кертелә.
Бүгенге көндә әлеге авылда 35 хуҗалыкта 71 кеше яши. Сугыш елларында 300дән артык кеше яшәгән. Тик бу еллардагы хуҗалык кенәгәләре табылмый. Бары 1952 елдан башланган кенәгәләр генә сакланган.
Тарихи белешмәләргә, архивтагы мәгълүматларга таянып, Венера Шәфигуллина Яңа Ашыт хәтер тактасында исемнәре мәңгеләштерелмәгән райондашларыбызны өч исемлеккә туплаган. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.
Яңа Ашыт авылында туып, сугыштан исән кайткан якташлар исемлеге:
1. Әхмәтшин Закир Әхмәтша улы, 1911 елда туган.
2. Гайнетдинов Равил Гайнетдин улы, 1925 елда туган.
3. Гатауллин Минхамула, 1920 елда туган.
4. Гыйләҗетдинов Сәгъдетдин, 1925 елда туган.
5. Мөхәмәтгалиев Бакый Мөхәмәтгали улы, 1921 елда туган.
Сугыштан кайтмаучылар исемлеге:
1. Әхмәтсафин Хәбибрахман.
2. Галиев Нургали, 1923 елда туган.
3. Ганиев Хәбиб (Хәбибрахман).
4. Гатауллин Миңнулла.
5. Гатауллин Нигъмәтулла.
6. Нәҗмиев Гаптелнур Нәҗми улы.
7. Шәйхетдинов Гыйльметдин, 1914 елда туган.
8. Шәйхетдинов Гайнан, 1907 елда туган.
Язмышлары ачыкланмаган Яңа Ашытта туган фронтовиклар исемлеге:
1. Бариев Каюм Барый улы, 1925 елда туган.
2. Галимов Нигъмәтҗан, 1900 елда туган.
3. Ганиев Барый Гани улы, 1897 елда туган.
4. Зыятдинов Гыйльметдин, 1915 елда туган.
5. Зарипов Харис Зариф улы, 1910 елда туган.
6. Нигъмәтҗанов Сәмигулла, 1912 елда туган.
Истәлекләрне барлаучы, хатирәләрне киләчәк буынга җиткерү өчен янып йөрүче Венера ханым райондашларны бу эшкә битараф булмаска чакыра.
Югарыда бирелгән исемлекләрдә якыннары-гызның исемнәрен танысагыз, редакциягә 3-10-58 яки 89033050103 номерына шалтыратып, Венера Шәфигуллина белән элемтәгә керә аласыз.
Тарихи гаделлекне торгызырга ярдәм иткән хөрмәтле Михаил Валерьевичка һәм Нәфисә Газизовнага, иганәчеләргә барлык райондашлар исеменнән зур рәхмәт әйтәбез. Бу изге эшне башка авыл җирлекләре дә дәвам итәр дип ышанып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев