Беркөнне Сабадан журналист килде...
Үзен гади тота, сорауларга кызыклы итеп җавап бирә.
Беркөнне Сабадан журналист – язучы Гөлсинә Галимуллина Арчага килде. Ул көнне үзәк китапханәдә күз күреме буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең хисап җыелышы булды. Бер кат чәйләп алгач, алар Гөлсинә ханым белән очраштылар.
Китапханә хезмәткәрләре матур очрашу әзерләгән иде. Ә безнең язучы апабыз кызыклы шәхес. Үзен гади тота, сорауларга кызыклы итеп җавап бирә. “Минем әсәрләремдә уйдырма геройлар юк, – диде ул. – Мин аларны тормыштан алам”.
Иске Кырлай китапханәсе мөдире Венера Хәмзина үзләрендә үткән Гөлсинә Галимуллина белән очрашуны искә алып үтте. “Алтын ачкыч” повестеның төп герое Балтач районы мөхтәсибе, үзе дә дистәләгән дини китаплар авторы Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнаша бу очрашуда. Ул очрашуны Венера ханым “Җәлил хәзрәт килерме икән?” дип дулкынланып көттек, ди. Ә Җәлил хәзрәт килә. Язучы һәм аның әсәрендәге төп герой прототибы катнашкан кызыклы очрашу була ул. Авторга “Алтын ачкыч” китабын язарга нәрсә этәргән соң? Җәлил хәзрәт Фазлыев Гөлсинә Галимуллинага үзе шалтырата. Дин темасына кагылган “Карлы миләш тәме” китабы хакында фикерләрен әйтә. Шул мизгелдә Гөлсинә ханымда Җәлил хәзрәтнең үзе турында китап язу уе туа. Бу турыда Җәлил хәзрәткә әйтә. Хәзрәт каршы килми. Очрашалар, сөйләшәләр. Шулай итеп, яңа әсәр туа.
Очрашуга килгән китап сөючеләрнең сораулары күп иде. “Кайчан яза башладыгыз?”, “Гадәттә пенсиягә чыккач яза башлыйлар. Язу сәләте канда булырга тиештер... Андыйлар яшьтән яза торгандыр”, “Темаларны кайдан аласыз?”, “Кайберәүләр вакыйгалар язу белән мавыга. Вакыйга сөйләү ул әдәби әсәр түгел”... Сорауларны яудырып тордылар. Ә Гөлсинә ханым китап укучылар белән бик рәхәтләнеп аралашты. “Геройларым миңа үзләренең язмышларын сөйлиләр, – диде ул. – Бер героем үзенең башыннан кичкәннәрне төнге сәгать 3кә кадәр сөйләде. Авыру баласын сәламәтләндерү максаты белән ничек итеп чит илгә чыгуы, акчасы бетеп, гади хезмәткәр булып эшкә урнашуы, баласының савыгуы, күп михнәтләр аша каршылыкларны җиңеп чыгуы – барысын да сөйләде. Менә әсәрнең югары ноктасы кайда – хатын-кызның җиңүе!”. “Мин үзем дә пенсиягә чыккач кына яза башладым, – дип сүзне дәвам итте ул. – Эшләгәндә язарга вакыт булмады. Әдәби әсәр язу өчен тормыш тәҗрибәсе кирәк. Ә болай матбугатка 7 яшьтән яза башладым. Әсәрләремдә мин вакыйга сөйләмим. Ә андыйлар бар...”
“Ай күлгә сыенганда”, “Ефәк кулъяулык”, “Ак бураннар аша”, “Мәхәббәт аланы”, “Күгәрчен оя корганда”, “Томанлы төн”, “Җиләкле тау сере”, “Карлы миләш тәме”, “Алтын ачкыч”, “Тау җылысы”... Бельгиягә кадәр очрашуга барган язучы турында күпме сөйләсәк тә аз булыр сыман. Китапларын укырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев