erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Без, исәннәр, алар алдында бурычлы!

“Хәрби дан клубы“ ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип исәпләнгән сугышчыларның язмышларын ачыклау буенча зур эш башкарды һәм башкара.

Хәзерге вакытта 1500дән артык якташыбызның кайда һәлак булулары билгеле. Аларның исемлеге безнең газетада басылып бара.

9 майда Михаил Черепанов районыбызга үзе кайтты. Җиңү көненә багышланган митингта район башлыгы Илшат Нуриев белән сигез сугышчының якыннарына шуларның документларын тапшырдылар.

...Нигъмәт Сафин беренче көннәреннән сугышка алына һәм хәбәрсез югала“. Уллары Бакый, Мөнир (алар да бакый дөньяда инде), 1939 елда туган Талия ятим кала. Хәзер ачыкланганча, Нигъмәт Сафин 1941 елның октябрендә Смоленск өлкәсендә барган  сугышларда һәлак булган. Әтисеннән имчәк бала булып калган Талия апага да 83 яшь инде. Әмма ул әтисе турындагы хәбәрне алырга Казаннан үзе кайтты, Нигъмәт абыйның оныгы Харис Сафин белән шундый игелекле эш башкаручыларга рәхмәт әйттеләр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мөндеш авылыннан киткән Нотфулла Сафин да, Нигъмәт Сафин кебек үк, 1941 елның октябрендә Смоленск өлкәсендә һәлак булган.

Бер караганда, Мәмсә авылыннан сугышка алынган  Хәйретдин Сәйфетдиновның язмышы күптән ачыкланырга тиеш иде кебек. Ул 1942 елның августында Рязань шәһәрендәге госпитальдә сугышта алган яралардан үлә. Бу турыда шул вакытта ук хәбәр итәргә онытканнармы, әллә башка сәбәпләр булганмы?

Менә шундый дукынландыргыч минутлар кичерде хәбәрсез югалган дип исәпләнгән райондашларыбызның якыннары, туганнары. Без бу игелекле эшне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. Беркем дә, бер нәрсә дә онытылырга тиеш түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X