Безне Рамил коткарды
Көчләп колхозга кертүләреннән зарланып безнең авыл кешеләре Сталинга хат язган.
Акча җыеп бер шома кешегә биреп җибәргәннәр моны. Көтәләр икән, көтәләр икән – күренми бу. Башта чират зурдыр инде, дип уйлаганнар. “Аның Казанда йөргәнен күрүчеләр дә булган”, – дип сөйләгән иде әти.
Берәр айдан кайтып төшә бу. “Бардыңмы?” – дип сорыйлар. “Бардым”, –ди.“Күрдеңме?” “Күрдем”. “Нәрсә дип әйтте”. “Посмотрим!” – диде”.
...Район газетасы үзебездә басылган вакытларда без кәгазьне үзебез алып кайта идек. Төргәкләрне гаражга, коридорга тутырабыз да, типографиягә кирәк кадәр генә биреп тотабыз. Узган гасыр ахырларында бу тәртип бозылды, республикада безгә яраклы кәгазь бетте. Кайбер районнарда газетаның кайбер саннары бөтенләй чыга алмаган. Сугыш вакытында да булмаган мондый хәл..Җыелып сөйләшәбез, мөхәррир Тәлгать Кавиевич әйтә: “Кәгазьне үзебезгә табарга туры килә, Балахно белән Соликамскийга бармыйча булмый”, – ди.
Төп өмет баглаган кешебез – Рамил Сафиуллин. Мәктәп директоры булып эшләгән кеше, тәмле телле, теләсә кем белән уртак тел таба белә, илче итеп җибәрсәң дә югалмаячак.
Рамил – Балахнога, тагын бер иптәш Соликамскийга китте. Берничә көннән Рамил: “Мин барып җиттем. Кәгазьгә акча күчерегез!” – дип шалтыратты. “Акча килеп җиткән, машина җибәрегез!” – дигән хәбәр алгач эчкә җылы керде. Юл уңаеннан ит-май кебек әйберләр дә кирәк булыр, дигән. Монысын да җайладык.
Кәгазь кайткан көн безнең өчен чын бәйрәм иде. Күрше районда әнә газетаны әйбер төрә торган кәгазьгә басканнар, без бәхеткә, моңа кадәр барып җитмәдек.
Рамил бу көннәрдә безнең өчен чын герой иде. Поездга утырып 500 километрлап ара үтеп,“сугышчан” заданиене үтәп кайткан кеше бит ул.
– Вокзалларда салкын, өшеп беттем, – дип сөйләде ул. – Ашарга юк, буфетлар эшләми, судан башка әйбер юк.
Барып җиткәч тә кәгазь комбинатына кертмиләр әле аны. “Сез Россиядән аерылган, сезгә бернәрсә юк!” – дип борып чыгаралар. Рамил Тәлгать улы сораша торгач директорның урынбасары татар икәнлеген белеп ала, шуның янына керә.
Ә Соликамскийдан хәбәр-хәтер юк. Борчыла да башлаган идек инде. Көннәрдән бер көнне килеп керде бу иптәш.
– Бардыңмы? – дип сорыйбыз.
– Бардым! – ди.
– Нәрсә дип әйттеләр?
– Юк! – дип әйттеләр.
Без аның Арчадан ерак китмәгәнен чамалаган идек инде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев