erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Безнекеләр тагын алда

Арча әдәби марафончылары китап укучылар саны буенча икенче урында.

Узган ел “Әдәби Сабантуе” Арчада үткән иде. Республиканың төрле районнарыннан китап сөючеләр килде. Быел эстафетаны Саба районы кабул итеп алды.

Исеме сабантуе булса да, әдәби сүзе аны гадәти сабантуе бәйрәменнән аерып тора. Бу китап укучылар, шигырь сөйләүчеләр, әдәбият белән дуслар бәйрәме. Компьютер, кәрәзле телефон заманында андыйлар азая, дип куркуга төшкәннәр иде. Юк, кимеми, киресенчә, арта гына. Шулай булмый, кулга китап тотып, бармакка төкерә-төкерә китап битләрен ачып әдәби әсәрләрне укуга ни җитә!

Саба районында үткәрелгән “Әдәби Сабантуе”нда Арча районы әдәби марафончылары да катнашкан. Алай гына да түгел, китап укучылар саны буенча икенче урынга чыккан!

Ә Арча үзәк китапханәсе хезмәткәре Адилә Әхмәтҗанова “Әдәби көрәш”тә көч сынашкан һәм финалист дипломы белән бүләкләнгән.

– Башта интернет битләрендә китапларны куеп бардым. Ул әдәби марафонда катнашырга мөмкинлек бирде. Аннан инде шигырь яки проза әсәреннән өзек укыган видеоны интернетта урнаштырдым. Гәрәй Рәхимнең “Сәгать тавышы” дигән шигырен укыдым. Мине финалист буларак сайлап алдылар. Әдәби сабантуена чакырдылар. Әдәби көрәштә дә катнаштым. Саба районыннан Энҗе Әхмәтшина белән көч сынаштым. Дипломга лаек булдым, – диде Адилә.

Ул шигырьләр укырга бик ярата икән. Аеруча Равил Фәйзуллин, Фәнис Яруллин, Роберт Миннуллин, Сания Әхмәтҗанова, Рифа Рахман әсәрләрен яратам, ди. Әдәби сабантуенда Сания Әхмәтҗанова белән очрашкан да.

– Мин үзем дә шигырьләр иҗат итәм. Мәхәббәт, фәлсәфи темаларга язам. “”Идел”, “Ялкын” журналларында шигырьләрем басылып та чыкты, – диде Адилә. – Китап укучыларны китапханәбездә көтәбез. Яңа китаплар кайтып тора. Килсеннәр укысыннар, әдәбиятны яратсыннар. Ул кешегә рухи байлык өсти, күңелгә рәхәтлек бирә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Аерылганны заман аямый ул,

Бүленгәннәр яуда сынала.

Сүзе белән эше бер булганга,

Арчалылар һәрчак гел алда.

Сабада якташларым, Арча районы әдәби марафончылары белән очраштык. Алар узган ел да җиңүчеләр иде, быел да алдынгылар сафында”, – дип горурланып яза Сания Әхмәтҗанова.

– Әйе, Арча әдәби марафончылары китап укучылар саны буенча икенче урында. Ә менә китап укучы балалар саны буенча 1нче булдылар. Пөшәңгәр балалары булдыра. Районда китап укучылар саны арта бара. Яшьләребез дә әлеге чарага кушыла. Әдәби сабантуен оештыручыларга рәхмәт. Күрешү, аралашу, фикер алышу бәйрәме дә ул. Язучыларыбыз, шагыйрьләр белән аралаштык, истәлеккә фотоларга төштек. Гомумән, күңелле чара булды, – диде “Җидегән чишмә” Арча халык театры җитәкчесе Рамил Мөхетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре