erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Безнең өлеш тә керсен

Мирҗәм халкы бердәм булып гуманитар ярдәм күрсәтергә алынган.

Бу хакта без Мирҗәм клубы җитәкчесе Мәрвәр Шакирова белән сөйләштек.

– Авылдашлар белән киңәшләштек тә, без дә гуманитар ярдәмгә үз өлешебезне кертергә булдык. Йорт саен йөреп йон җыйдым. Анысын да хәзер табу авыр бит. Берсүзсез бирделәр. Клубка җыелдык. Башта 16 кеше килгән иде, аннан 30га җиттек. Атна дәвамында көн саен килеп эшләдек. Йон яздык, җерләдек, эрләдек, бәйләдек. 70 яшьне узган Зифа Закирҗанова, Розалия Хөсәенова, Мәмдүдә Гаффарова да килде. Зифа апа вәгазьләр сөйләде, элекке җырларны җырладык. Вакыт үткәне сизелмәде дә. 10 пар бияләй, 25 пар оекбаш бәйләдек, бер маскировка сеткасы үрдек. Акча да җыелды. Анысына медикаментлар, тәм-том алабыз.

– Бу әйберләрне кая илтәсез?

– Сетканы авыл җирлегенә тапшырдык. Ә бәйләгән әйберләрне авылдашыбыз Фирзәр Мөбарәкшин исеменә посылка итеп салабыз. Аның белән бер частьта бергә хезмәт иткән егетләргә дә булсын. Минем теләгем – халык бу эшнең кирәклеген аңласын иде. Бердәм булырга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев