Бүген эшсезләр өчен иң актуаль вакансияләр нинди?
Бүген бу өлкәгә мең ярым эшче кирәк.
Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Андрей Кузминга биргән интервьюсында бүгенге көндә иң актуаль саналган вакансияләрне атады. “Төзелеш туктатылмады. Бүген бу өлкәгә мең ярым эшче кирәк. Аларның хезмәт хаклары да 70 мең сумга кадәр. Транспорт эшчеләргә мохтаҗ, 700гә якын кондуктор гына кирәк. Сатучылар, склад эшчеләре, төрле эш башкаручыларга да мохтаҗлык зур”, – диде министр.
Андрей Кузьмин белән “Галстуксыз интервью”ны бүген кич җиденче яртыда яки иртәгә көндез икенче яртыда, шулай ук “Татар информ”ның YouTube каналында да карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев