erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген картинг, иртәгә “Формула–1” 

“Формула–1” пилотлары да зур җиңүләргә юлны картинг ярышларыннан башлаган”, – дигән иде Ильяс Габделгазизов. Кем белә, бәлки бу көнне ярышта катнашканнар арасында да шундыйлар табылыр.

Узган шимбәдә Арча ДОСААФы автодромында картинг буенча ачык ярышлар булды. Аны Арча Укучылар сарае, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, спорт мәктәбе, Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча бүлекчә белән берлектә Арча ДОСААФ оешмасы оештырды. Биш команда – Лаештан “Лидер”, Түбән Камадан “Рафаэль” картинг-клублары,  Балтач районы ДОСААФ оешмасы һәм мәктәптән тыш эш үзәге, шулай ук Арчадан ДОСААФ оешмасы һәм Укучылар сарае – килгән иде. Барлыгы 35 кеше катнашты.

Ярышларда катнашучылар теркәү үткән арада оештыручылар, тренерлар, кайбер катнашучылар белән аралашып алдык.

– Ачык ярышлар быел икенче тапкыр оештырыла. Узган ел дүрт команда иде. Аз-азлап булса да артып барабыз, – диде Арча ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рөстәм Алеев.

– 2013 елда безгә дүрт карт (картинг) кайткан иде. Аннан тагын өстәлде. Хәзерге вакытта алты карт бар, – диде Арча Укучылар сарае җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин. – Бу юнәлештә без тулы көч белән 2018 елда гына шөгыльләнә башладык. Арча ДОСААФы ярдәме белән. Ул автодромда картинг белән шөгыльләнү өчен зур мәйданчык эшләде. Рөстәм Алеевка без чын күңелдән рәхмәтле. Надир Исмәгыйлев бер төркем бала белән генә эшли башлаган иде. Хәзер дүрт төркемдә 60ка якын бала шөгыльләнә. Кызыксынып йөриләр. Ярышларга да барабыз. Ике катлы итеп йөк машинасына тагылма арба да ясадылар. Берьюлы җиде карт алып барырга була. Уңышларыбыз да бар инде. Бөтен уңайлыклары белән җиһазландырылган картодром төзелсә, тагын да яхшы булыр иде.

Ике ел эчендә шундый күләмле эш башкару мактауга лаек. Хәзер әнә нинди тәҗрибәле командалар белән көч сынашалар! Түбән Кама командасы 1987 елда оешкан. Тренеры Рафаэль Иктисамов үзе 1976 елдан картинг белән шөгыльләнә, спорт остасы.

Ярышлар “Стриж”, “Хонда–200”, “Хонда–270” төркемнәре картларында үткәрелде. 8 яшьтән 17 яшькәчә егетләр һәм кызлар катнашты. Тантаналы өлешен яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов ачып җибәрде. Рөстәм Алеев, Руслан Гыйниятуллин, ЮХИДИ бүлекчәсеннән имтихан алу бүлеге җитәкчесе Нияз Бариев, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча бүлекчә җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова катнашучыларны сәламләп, аларга уңышлар теләделәр.

Безнең район данын Фәннур Хәйретдинов, Салават Семенов, Инсан Зиннәтов, Эмиль Галимов, Илгизәр Әхмәдиев, Кәрим Зиннәтов, Дарья Еремеева яклады. Тренерлары Надир Исмәгыйлев. Илгизәр Казан егете икән. Арчага кайтып шөгыльләнә. “Җиде ел инде йөрим”, – ди.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дарья ике ел шөгыльләнә. Бик ярата. Җанатар буларак әнисе дә килгән иде.

– Мин үзем 19 яшьтән машина йөртәм. 25 ел инде. Дарья да өйрәнә торсын. Кечкенәсен дә бирергә уйлыйм әле, – ди әнисе.

Ярышлар мавыктыргыч булды. Бөтен күңелләрен биреп, җиңү өчен дип узыштылар. Көн салкынча булу сәбәпле, кереп җылыну өчен урын да әзерләнгән иде. Анда балалар татлы ризыклар белән кайнар чәй дә эчә алдылар.

Җиңүчеләрне билгеләр вакыт та җитте. Балтачлар белән лаешлар көчле булып чыкты. Урыннарны күбрәк алар бүлеште. Безнең командадан кызлар арасында Дарья Еремеева (“Хонда–200”) өченче урынны яулады. Әмма ярышуларыннан, максатка, җиңүгә омтылуларыннан күренгәнчә, арчалар киләчәктә үзләрен күрсәтәчәк һәм зур җиңүләр яулаячак әле. Аларга уңышлар телибез.

Соңыннан җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды. “Формула–1” пилотлары да зур җиңүләргә юлны картинг ярышларыннан башлаган”, – дигән иде Ильяс Габделгазизов. Кем белә, бәлки бу көнне ярышта катнашканнар арасында да шундыйлар табылыр.

Гөлсинә Зәкиева

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X