erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

        Бүген Ленин бабайның тууына 150 ел

 Бу значокларны күргәч,  өлкәннәр яшьлеген искә  төшерер, мәктәптә укыган елларда октябрят, пионер, комсомол сафларында тәрбияләнеп тырышып укуларын, хезмәт итә башлагач та күчмә вымпеллар, мактау грамоталары алган чакларын хәтерләрендә яңартырлар.

          

                            (22.04.1870 – 21.01.1924)

       Алар барысы да Володя Ульянов, Владимир Ильич Ленин белән  бәйле булды. Һәр дәреслектә аның тормыш юлы, аңа багышлап язылган әсәрләр бирелә иде, күп тиражлар белән китаплар  басылды, кинофильмнар төшерелде, спектакльләр куелды.

Туып-үскән шәһәре Симбирск (хәзерге Ульяновск), Казан шәһәрендә, Ленино-Кокушкинода һәм башка ул булган  урыннарда ачылган музейларга халык бик яратып йөрде, алар әле дә эшләрен дәвам итәләр. Безнең музейда да Ленинның төрле темаларга багышлап  язган хезмәтләре тупланган күптомлы китаплары, фотолар, значоклар һәм башка экспонатлар саклана.   

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

       Илебез тарихында билгеле булган Владимир Ильич Лениның гәүдәсе бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә мавзолейда саклана. Без  бүген, ягъни  22 апрель көнне , тууына 150 ел булу уңаеннан Ленин бабайны зур хөрмәт белән искә алабыз һәм халкыбыз күңелендә онытылмас дип ышанабыз.

                                      “Казан арты”тарих-этнография музее

                                    директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X