erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген Саба районында аерым категория гаиләләргә азык-төлек продуктлары җыелмасы өләштеләр. Иртәгә безгә дә кайта.

Бүген күршеләргә Татарстан Президенты кушуы буеча бирелә торган азык-төлек җыелмасы тутырылган тартмалар кайтты. Иртәгә "ярдәм янәшә" акциясе бездә дә уза.

 

 

Бүген Саба районында аерым  категория  гражданнарга катлаулы эпидемиология вәзгыяте чорында Татарстан Президенты инициативасы белән булдырылган азык-төлек продуктлары  җыелмасын тапшырдылар. «Ярдәм янәшә!» «Помощь рядом!» проекты кысаларында күрсәтелгән Хөкүмәтебез  ярдәме бик  мулдан  иде: зур  фургоннан 550гә якын тартманы мускуллары  уйнап торган спортчы  ир-егетләр  сәгатьтән  артык  бушатты. Ул арада  спорткомплекска продуктлар җыелмасын  алырга авыл  җирлекләре  башлыклары да килеп җитте. “Хөкүмәт  ярдәме безнең  җирлектә 26 гаиләгә күрсәтеләчәк. Барысы да бик  куаныр дип  уйлыйм. Алар исеменнән республика җитәкчеләренә  зур рәхмәт  белдерәм“,– диде  Тимершык  авыл  җирлеге башлыгы  Айдар  Хаҗиев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Саба шәһәр  җирлегендә хөкүмәт  билгеләгән 6 категориягә керүчеләр,  ягъни,  керемнәре   яшәү минимумыннан  кимрәк  булган   ялгыз  яшәүче  65 югары  булган  өлкәннәр, 8 яшьтән  югары  балалары булган  аз керемле гаиләләр, әтиләре  алимент түләүдән читләшкән гаиләдә  яшәүче балалар, социаль яктан имин булмаган  гаиләдә  яшәүче балалар, опека һәм потечительлек  вазифаларын түләү нигездә башкаручылар һәм кризис шартларында зур зыян    күргән тармакларда шәхси эшмәкәрлек, үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләрнең балалары 150гә якын булып  чыкты. Аларга азык-төлек җыелмасын  җирлек  башлыгы  Расих  Хәсәнов  һәм  волонтерлар  таратты.  Беренче  булып  1200 сумлык ярдәмне  Г.Закиров  урамындагы  йортта  яшәүче Ринат Сабиров  алды. “Ринат минем тормыш иптәшем, 1954 елгы, бу минем әнием Мария  Усачова, ул 96 яшьтә.  Йөзгә  яшәргә тырышабыз. Безне  шулай   зурлаганнары өчен җитәкчеләрнең барысына да ходай исәнлек-саулык  бирсен, матур  яшәсеннәр”,– дип гаилә исеменнән куанычын  белдерде Галя Сабирова. “Бу әле беренче партия  генә. Сезгә  ярдәм  алдагы  айларда тагын  өч тапкыр   күрсәтеләчәк”,– диде җирлек  башлыгы.    Мул   күчтәнәч шул  ук  йортта  яшәүче Миннегөл Бикмиева  өчен дә  көтелмәгән шатлык  булып  чыкты. Татар апаларына  хас   киң   күңеллелек белән рәхмәтен  укыды күп  еллар  хастаханәдә кастелянша булып  эшләгән Миннегөл Нури кызы. “Сезгә  Алис   абый белән тигезектә  яшәргә  язсын.  Авырмагыз, исән-сау булыгыз”,– диде Расих Хәсәнов.

"Саба таңнары" газетасы сайты. Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X