Бүгенге яшьләр ул хакта белми дә
18 гасыр ахырында ул иң киң таралган һөнәрләрнең берсе булган.
Бүген яшьләр чыпта сугуны күз алдына да китерми. 18 гасыр ахырында ул иң киң таралган һөнәрләрнең берсе булган.
Бездә генә түгел, Татарстанның күп районнарында чыпта сугу белән шөгыльләнгәннәр. Ул бер гасыр дәвамында барган. Аның махсус станогына кадәр булган. Хәзерге вакытта ул “Казан арты” тарих-этнография музеенда экспонат буларак саклана.
Музей җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов Пөшәңгәр авылыннан. Ул авылда чыпта сугу аеруча нык таралган булган. Шәфигулла Зәйнулловичның үзенә дә 5 яшеннән ул һөнәрне үзләштерергә туры килгән. Авыл халкы шул эш белән яшәгән, гаиләсен туендырган, киенгән, кыскасы, тормыш алып барган.
– Гаиләләре белән эшлиләр иде. Чыпта сукмый калган кеше булмагандыр да. Көн саен иртән мәктәпкә барганчы 2-3 сәгать чыпта суга идек. Пәнҗешәмбе төштән соң, җомга көнне җомга вакытында гына ярамый. Шимбә-якшәмбе көннәрендә тизрәк эшләргә тырышабыз, чөнки урамга чыгып уйныйсы да килә, – дип искә ала Ш.Гарипов. – Кулларга шырпы кереп бетә. Иртән мәктәпкә баргач беренче сүз: “Кем күпме чыпта суккан?” Мактанасы да килә.
Ул музейдагы махсус станок янына басып, ничек эшләгәннәрен дә күрсәтте. Туку станогына ошаган ул. Тик монда ике яктан кеше баса. Берсе калакчы, икенчесе энә бирүче. Мунчаланы буй-буй итеп салалар, кылыч тишекләре аша үткәреп беркетәләр. Иң авыры шул кылыч аша үткәрү булган. Аннан станок баганасына бәйләнә. Аркылыга энә җебенә эләктерәләр һәм чыпта энәсе белән тартып алып, калак белән этеп куялар. Өске якта чыгыр дигән әйбер бар. Ул хәрәкәтләнә – күтәрелә, төшерелә, аның белән бергә кылыч та хәрәкәткә килә.
– Иң яхшы мунчаланы буйга сала идек. Аны кул белән теләсең. Бармаклар яргаланып, шырпы кереп бетә. Кырыйларына начаррак сыйфатлы мунчаладан читлек үрелә. Анысын 5 яшьлек балалар, кечерәкләр башкара. Чыптаны шул биш яшьтән суга башлыйлар иде инде, – ди Шәфигулла Гарипов.
– Ә мунчаланы каян аласы?
– Язын юкә агачын суга салып калдыралар. Көзгә ул алына. Җитлеккәнен тикшерәсең инде. Кабыгын кубарып кат-кат итеп лапас түбәсенә ябу өчен кулланалар. Начарларын кискәләп мичкә ягалар. Бөртеген дә әрәм итмиләр. Мунчалачы – чыптага. Үрнәктә артеле дә бар иде. Мунчаланы үлчәп китерәләр. Соңыннан чыптаны үлчәп алалар. Мунчала артып калса – үзебезгә.
– Суккан чыптаны ничек урнаштыралар иде?
– 1 метрга 2 метр зурлыгында була иде ул. Шуны кара-каршы китереп кап итеп тегәләр. Кибеттә кабул итәләр. Хәтнәдән Федоров дигән кеше килеп җыеп китә. 10 чыпта 5 сум. Күп акча булган инде ул.
– Нәрсә өчен файдаланганнар соң аны?
– Бик кирәкле әйбер булган ул. Вагоны-вагоны белән төяп алып киткәннәр. Плотиналар буганда шуңа ком, таш тутырып салганнар. ГЭСлар да шулай төзелгән. Ул йөз елга кадәр черемәскә мөмкин. Владивосток, Сахалин якларына балык тутыру өчен алып киткәннәр. Үзбәкстанда мамык түкләүдә кулланганнар, җимешләр тутырыр өчен бик уңай булган. Ыштыр итеп аякка чолгарга да барган. Чистартып юып намазлык итеп тә кулланган очраклар булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев