erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бирде дөнья кирәкне, еламаска өйрәтте... (ВИДЕО)

Язмышлар... Алар төрле.

Мин аларны тәрәзәдән күреп алдым. Ат арбасына баланың җәсәден сузып салганнар, янында әнисе Гөлфия ханым Рысаева сыгылып төшкән... Арттан малайны соңгы юлга озата баручылар атлый...

Капка төбенә йөгереп чыгып, йөрәгем әрнеп, артларыннан карап калдым... Баланы – Константин (татарча исеме Касыймулла) Айван зиратына җирләделәр. 11 яшь. Төбәк-Чокырча кешесе белән су коенырга барган җирдән трактор белән авып харап булды. Шул көннән 27 ел вакыт узган. Инде ире Сергей мәрхүм булганына да 15 ел үтеп киткән. “Бала хәсрәтеннән дә яманы юк”, - ди Гөлфия ханым әрнеп.

 Без Гөлфия белән авылдашлар. Айван авылыннан. 1961 елгы. Яшьтән күрше Төбәк-Чокырча авылы егете Сергей Рысаевка кияүгә чыкты. Аларның дуслашып йөргәннәре хәтеремдә. Сергейның институтта укып йөргән студент чагы. Зыялы, матур егет, костюм-чалбардан. Кызлар кызыгырлык. Гөлфия дә матур, ут кыз. Яратып кияүгә чыктым, ди. Тик менә тигезлек белән озак еллар гомер итәргә генә язмаган. 40та тулмаган килеш Сергейның канында яман шеш – лейкоз авыруын табалар. 8 ел дәвалана. Германиягә кадәр баралар. Даруларга түләү өчен күпме кредитлар алына. Югалту өстенә югалту... Ә тормышны дәвам итәргә, яшәргә кирәк! Ике кызны (Ирина һәм Ксения) кеше итәсе бар!

Татар гаиләсендә үскән кызның урыс гаиләсенә килеп керүе җиңел булмагандыр.  Йортта кайнана белән кайната да бар. Кайнана Ольга Васильевнага нибары 47 яшь. Ул вакытта “КСМ”да баш бухгалтер. “Миңа кыен булмады, бик тиз ияләндем”, - ди Гөлфия.  Бүген инде алар шушы төп йортта икәү генә – үзе һәм 92 яшьлек кайнатасы Михаил Тимофеевич. Михаил Тимовеевич заманында балык хуҗалыгында склад мөдире булып эшләгән. Ята тора йөри. “Яшь вакытта олыларның кадерен белмисең икән, - дип сөйли Гөлфия. – Соңыннан, алар китеп баргач, искә төшә, эх, кадер-хөрмәтне күбрәк күрсәтәсе калган икән дисең. Безнең әти (Илфур) 52 яшендә йөрәк белән үлде. Әни (Кабирә) 67 яшьтә китеп барды.  Әти агроном-меллиоратор, авылга су шул эшлэгэндэ сузылды, әни – совхоз бухгалтериясендә. Мин әти белән әнинең бер-берсен яратып, ихтирам итеп яшәгәнен күреп, шул җылылыкны тоеп үстем. Без дүрт бала. Өч кыз, бер малай. Энем Илнарның улы Искәндәр Юзаев – районда МЧС җитәкчесе”.

 Бер авылдан булгач, авыл кешесен яхшы беләсең. Айванда Кәбирә апа белән Илфур абый Юзаевлар тәртипле гаилә, әйбәт кешеләр булып хәтергә уелып калган. Һәм бүген дә аларның балалары бу дәрәҗәне төшермиләр. Шуларның берсе – бүгенге героебыз Гөлфия Рысаева.

Без аның белән көндезге сәгать 1дән соң очрашырга сөйләштек. Өйләрендә булганым юк. Елгага төшеп-менеп йөри торган итеп шартлар тудырып, казлар үстергәнен үзеннән ишетеп белә идем. Шуңа да өйләрен күрәсем, авылдашымның ничек итеп тормыш итеп ятканын беләсем килде. Бераздан шалтыратты: “Хәзер Казанга чыгып китәм, күрше Рөстәмнең күзенә операция ясадылар, шуны алырга барам”, – диде.

Казаннан кайтышлый Арчада безгә туктап, мине алып, Төбәк Чокырча авылына киттек. Кайтып керүгә Гөлфия тиз генә токмач салып, аш булдырып алды. Бабайга ашарга бирде. Күршесе ялгыз яшәүче Рөстәмне дә ашатып чыгарды. Рөстәм Гөлфиягә рәхмәтләр укый. “Күзләрем начарланды, хәтта күрмәс булдым. Ә больницага барырга теләмәдем. Шуннан Гөлфия безгә кереп, мине орышып, өйгә табиб китертте, поликлиникага алып барды, операциягә чиратка яздырды, менә хәзер ике күзем дә күрә. Бүген барып алып та кайтты. Алланың рәхмәте яусын”.

Мобилизация дигәннән, Төбәк-Чокырчаның өч егетен (әниләре мәрхүм), өенә дәшеп, ашатып-эчертеп, юлга ризыклар биреп, хәрби хезмәткә озатып калучы да Гөлфия ханым. “Нишлик икән, дип киңәшкә килгәннәр иде, - дип сөйләде Гөлфия. - Барыгыз, дидем. Акчасы да булыр. Нәрсә язган – шул булыр. Менә безнең Костя тыныч вакытта 11 яшендә китеп барды...”.

...Өйгә тоташкан икенче бүлмәгә чыктык. Ә анда җайлы итеп ясап куйган ояда ап-ак бүдәнә чебиләре (перепелка) йөгерешеп йөри. Ул гынамы?! Тагын да яктырак икенче бер биек верандадагы ояда бройлер һәм йомырка тавыклары чебиләре мәш килә. Аслары чиста, коры, якты. Чебиләрнең  кәефләре әйбәт. Аякка галошлар киеп, сарайга атладык. 20ләп тавык, ике бозау, песиләр хуҗабикә апаларын көтеп торалар иде инде. Бозауга, песиләргә җылы суга коры сөт болгатып биргәч, арт якка чыктык. Бәрәңге бакчасы елгага килеп терәлә. Елга буенда агачлык. Кошлар сайрый. Шундый матур күренеш. Каз-үрдәк менә шушы елгада су коенып, җим ашап үсә икән инде. “Бу күңел кузгаткыч манзарага тыныч кына карап булмый, моңсуланган, күңелең тулган чаклар да була торгандыр?”, - дим. “Әйе, җырлыйм да, җылыйм да, “Сарман”ны да сузам...”, - диде Гөлфия.

Сарман буйларында яшел алан,

Печәннәре җитәр бер заман шул,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Печәннәре җитәр бер заман.

Кавышулары, иркәм, бик күңелле,

Әмма аерылышу бик яман.

Бераз тын тордык. “Бабай исән вакытта мин ятим түгел”, - диде авылдашым.

Әлбәттә, Гөлфия ялгыз түгел. Аның кызлары (берсе Арчада, икенчесе Казанда – икесе дә югары белемле), кияве, оныклары бар. Алар һәрчак әниләренең хәлен белеп тора. Гөлфия ике динне дә ихтирам итә, йолаларны тиешенчә башкарырга тырыша. Шәхси, ир бәхете турында да сөйләшми калмадык. Дуслашып караган ул берәү белән, әмма барып чыкмаган. Шул вакытта кайнатасы Михаил Тимофеевич: “Сине каралтучылар булса, шуны бел: акка кара йокмый. Йокса да, кояш ала аны”, - дигән. Шулай бервакыт бабай капка төбендә мунча себеркесе бәйләп утыра икән. Гөлфия елап кайтып кергән. Бабай түзмәгән балтасын кулына тотып, урамдагылар ишетелерлек итеп: “Сине каралтып, рәнҗетеп кенә карасыннар, менә шушы балта белән...”, - дип кизәнгән. “Менә шунда минем кайнатама карата тагын да хөрмәтем артты, - диде Гөлфия. - Мине яклаучым барлыгына тагын бер кат инандым, шуңа бик сөендем. Үзен бик тәрбиялим. Даруларым, уколларым һәрвакыт янымда. Хәле авырайса, ярдәм итәргә ашыгам. Хәл керсен дип чи йомыркаларга кадәр каптырам. Шуннан тагын тернәкләнеп китә. Мин эштә вакытта өйгә дә күз-колак булып тора. Исән-сау гына була күрсен”.

Без дә шул теләктә. Мин балаларым, оныкларым, яраткан эшем белән бәхетле, ди героебыз. Арчада иминиятләү компаниясендә эшли, кеше белән эшләргә ярата. Ире Сергей укытучы, авыл җирлеге башлыгы булып эшләде. Гөлфия кайчакта берәр эш килеп чыкса, эх, улым Костя исән булса эшләп куяр иде инде моны, дип уйлап куя... Күңелгә Хәсән Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы?” дигән шигырь юллары килә.

Бирде дөнья кирәкне,

Еламаска өйрәтте...

Кайсыгызның кулы җылы?

...Бәйлисе бар йөрәкне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре