Бишек җыруы искә төшерелде
Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан татар әдәбияты классигы иҗатын популярлаштыру һәм мәдәнияттә туган телгә кызыксынуны үстерү максатларында ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты гамәлгә ашырылып килә.
Юбилей елы дәвамында республикабызда укучыларны Г.Тукай әсәрләре белән таныштыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.
Гөберчәк авыл китапханәсе эшчәнлеге дә ачык мисал булып тора.Китапханәдә һәр пәнҗешәмбе көнне мәшһүр шагыйрьнең иҗатына багышланган әдәби чаралар уза.
"Ак калфак " , "Әкияттә - кунакта " һәм Г.Тукай иҗатын яратучы китап укучылар белән бергә Тукай әсәрләрен укыйбыз , әсәрләренең сюжетлары , образлары һәм идеяләре турында фикер алышабыз.
Проектның чираттагы очрашуы гаилә кыйммәтләренә һәм милли моңга багышланды. Китапханәгә килгән кунаклар белән бергәләп татар әдәбиятының иң җылы һәм тирән мәгънәле әсәрләренең берсе – “Бишек җыруы” искә төшерелде, аның мәгънәсе һәм тәрбияви әһәмияте турында сөйләшү барды.
Кичәгә Салихова Рамия , Шәймуллина Инзилә , Шәфыйкова Лианаларның моңлы көйләре ямь өстәде.
Шулай итеп , проект шагыйрь иҗатын популярлаштыруга ,халыкның мәдәни мирасын саклап калуга һәм милләтара бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә.
Гөлфирә Зарипова,
Гөберчәк авыл китапханәсе мөдире
Габдулла Тукай
Бишек җыруы
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу;
Тыршып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Йокла, угълым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Егълап үтә көндезең.
Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем;
Сиңа теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем.
Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син;
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, синсең, син!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев