erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчадан җибәрелгән “Мавик-3Т” квадракоптеры тиешле урынга барып җитте

Арчадан гуманитар йөк белән чираттагы машина махсус хәрби операция барган зонага китте.

Аны район башлыгы Илшат Нуриев озатып калды. 
– Бу юлы машиналарга тәгәрмәчләр, запас частьлар алынды, – диде волонтер Алинә Латипова. – Машина кузгалырга берничә сәгать кала танк дивизиясеннән бер егет безнең белән элемтәгә чыкты. Контракт буенча хезмәт итә ул. Теләчедән. Күрше район егете. Аның соравы буенча су да төядек. Донецк якларында разведка ротасында Арча егетләре хезмәт итә. Алар төзелеш материаллары сорады. Монда безгә иганәчеләр ярдәмгә килде. Медикаментлар сорап та мөрәҗәгать иттеләр. Аларның сорауларын да үтәдек. Иң кирәкле әйбер “Мавик-3Т” квадракоптерын да бу машина белән җибәрдек. Үзебезнең егетләр булган частька китте. Танышлар алып кайтып бирде. Ташлама белән 535 мең сумлык булды ул. Разведка өчен. Төнлә дә эшли торган, тепловизор белән.
– Аны алуга битараф булмаган бөтен кеше үз өлешен кертте бугай?
– Әйе, бөтен Арча, Саба районнары халкы булышты. Без сабалар белән бергә эшлибез. Алар да бик актив, һәрчак ярдәм күрсәтә. Акча тиз арада җыелды. Бер ай да булмады, квадракоптерны алып кайтып та бирделәр, – диде Алинә.
Әйберне җыю бер, аны төяү икенче нәрсә. 

– Бу юлы да ярдәмгә Арча педагогика көллияте һәм гуманитар-техник техникум студентлары килде. Уку елы дәвамында булыша алар безгә, – диде волонтер Юлия Гайнетдинова. – Безнең уң кулларыбыз. Зур рәхмәт егетләргә. Безне аңлаулары, әйтү белән бер сүзсез ярдәмгә ашыгулары өчен рәхмәт. Укуларында, тормышларында уңышлар телибез. 
– Бишенче гимназиядән дә ике укучы килгән иде, – дип өстәде Алинә Латипова. – Патриотик тәрбия бирүне күздә тотып, анда батырлык дәресе үтте. “Ватанны саклаучылар” Дәүләт Фондының Арчадагы социаль координаторы буларак укытучы Гөлнара Әхмәтханова белән берлектә башкарылган эш ул. Очрашу вакытында гуманитар йөк белән машина китәчәге турында да әйткән идек. Нәтиҗәсе – бишенче гимназиянең ике укучысы – бер кыз һәм бер егет машина төяшергә килде. Рәхмәт аларга да. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Битараф булмаган буын үсә. Рәхмәт, балалар, сезне тәрбияләгән әти-әниләргә рәхмәт. Мондый яшьләр булганда киләчәгебез ышанычлы кулларда, дип әйтә алабыз. Югалмасын иде бу бердәмлек. “Арчалар без”, – дип горурланып әйтерлек булсын, – дип язалар Телеграмдагы “Без бергә” төркемендә әти-әниләр.
Район хакимиятенең ярдәме дә бик зур. Гуманитар йөкне җибәрү өчен машинаны ул таба һәм юл чыгымнарын да ул түли.

Шулай ук анда битараф булмаганнарны бергә туп-лаган, үзләреннән дә зур хезмәт керткән волонтерларга да рәхмәт белдерәләр. Чыннан да, волонтерларыбыз барысын да туплап, гуманитар ярдәм дә җыя (ә ул җайлы эш түгел), махсус хәрби операция барган зонадагы егетләр белән дә элемтәдә тора, маскировка өчен сеткалар бәйләү, окоп шәмнәре ясауны да оештыра. Егетләребез безнең ярдәмне, аларны түземсезлек белән көтеп торуларын тойсыннар да, җиңү яулап туган йортларына тизрәк әйләнеп кайтсыннар иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев