erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Битлек-перчатка киеп яшьләр туй ясаган

Вазгыять нинди – туе шундый. Коронавирус аркасында никах, туй мәҗелесләренә дә үзгәрешләр керде. Күпләргә тантанадан баш тартырга да туры килде. Ә менә Мәскәүдән бер пар туй көнен кичектерергә теләмәгән – шартын китереп язылышканнар.

Анна һәм Алексей, бәйрәмгә дип сатып алган киемнәреннән тыш, медицина битлеге, сары резин перчатка турында да онытмаганнар. Аларга карап кияү белән кәләш түгел, ә дезинсектор яисә махсус кием кигән табиб дияргә мөмкин.

Яңа гаиләнең туй көнен төшерергә фотограф Анастасия Антонович алынган.

— Әлеге парның туе классик стильдә булырга тиеш иде: кәләшне җыендыру, ЗАГСта теркәлү тантанасы һәм башкасы. Әмма хәлләр башкачарак борылыш алды. Кәләш миңа мондый шартларда ниндирәк фотосессия оештырып була икән дип, кайбер фото үрнәкләрен җибәрде. Мин ризалаштым, − ди ул. Бу туйга кадәр фотограф бер атна буе урамга чыкмыйча, карантин шартларын үтәп өйдә утырган. Фотоаппарат тотып, эшкә чыккач, азрак курку да булды, ди фотограф.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Анастасия әйтүенчә, бу пар “хайп” тотырга теләмәгән. Шуңа күрә аларның туйда була торган “гадәти” фотолары да бар. “Безне моның өчен сүгәргә дә мөмкиннәр. Һәркем үзенчә хәл итәр инде. Мин дә, Аня белән Леша да кыланудан, эш юктан гына болай эшләмәде. Бары тик мондый бәйрәмне дә теләсә нинди шартларда үткәреп булуын күрсәтергә теләдек”, − диде фотограф.

Аның яшьләргә киңәше шул: кеше аңламас дип, кысалардан чыгудан курыкмасыннар. Мәхәббәт теләсә нинди вазгыятьтә дә мәхәббәт булып кала.

Чулпан Гарифуллина

Фотолар: фотограф Анастасия Антоновичның архивыннан

https://vatantat.ru/2020/04/22130/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X