erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бизәлгән җигүле атларда беренчелек - Курса-Почмактан Хәлил Хәсәновта

Яңа Кырлайда “Ат көне” буласы алдан газетага бирелде, электрон челтәрләргә таратылды. Казаннан артистлар киләсе булгангамы, көн әйбәт иде – шуңамы, әллә ат ярышларын яратучылар бихисап – халык күп килде.

Иртәнге якта Яңа Кырлайга килүгә, озын арага ярышучы атлар янына киттем. Чөнки әле бәйрәмнең тантаналы өлешенә   ике сәгатьләп вакыт бар иде. Ә озын арага атларның юлга кузгалу һәм кайту мәйданы янында ветеринария белгечләре чабышкыларның йөрәк тибешен, физик халәтен тикшереп тордылар.  Атлар 160 км, 120, 100, 80 һәм 40 км арага ярыштылар. 20км саен атлар кайтып, ветеринария тикшерүе узалар. Физик халәтләре нормадан тайпылса, ярыштан төшеп калалар. Сәгать иртәнге 4 тулып киткәч, Кабардино-Балкариядән килгән ике ат 160 км.га кузгалды. Озын арага барысы төрле вакытта 19 ат чыгып китте. Баш хөкемдар – Бөтенроссия категорияле, Россиянең җыелма командасының өлкән тренеры Руслан Гекиев. Ул бәйрәмнең ачылу өлешендә Россия әләмен күтәрде. Аның янәшәсендә “Ак барс” агрокомлексы” ширкәте җитәкчесе, районда ат спортын үстерүгә зур өлеш кертүче Шәйдулла Сәлахов Татарстан әләмен күтәрде.

 Мәскәү өлкәсеннән килгән  озын ара ярышларының хөкемдары, беренче категорияле хөкемдар, ат спорты буенча халыкара класслы спорт остасы Игорь Складанюк белән сөйләштек. Кызыклы шәхес. “Мәскәүнең беренче ат заводында тренер булып эшләдем, – дип сөйләде ул. –  Мәскәү янындагы авылда ике катлы йортта яшибез. Беренче катта – ау этләре бурзайлар, икенче катта – үзебез. 7 гектар җиребез, биш атыбыз бар. Атларны ит өчен дә, сату өчен дә тотмыйбыз”. Яхшы нәселле атлар кыйммәт йөри. Бу турыда да сорамый кала алмадым. “Мәсәлән, минем гарәп токымлы биянең бабасын бик кыйммәткә  саттылар, – диде  әңгәмәдәшем. – Менә мин дөнья чемпионатына барган атның башлангыч бәясе 1000 доллар тора иде, ярыштан соң атны 60 мең долларга саттылар”. “Бу бизнесмы?”. “Юк, бизнес дип әйтеп булмый, бизнес ул – планлы табышлар, ә монда – планлы чыгымнар. Чабышкы атлар табышмы, чыгыммы – алдан әйтеп булмый, ул бәхет эше. Ә менә атны иткә тоту ул бизнес”. 

Татар атлары, чиста, ярымчиста токымлы һәм эш атлары кыска арага (1800 м) чапты. Бәйрәмне район башлыгы Илшат Нуриев та карады. Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов бар иде.
 – Атлар ул безнең ашатучыбыз да булган, яу кырында ышанычлы иптәшебез дә, кирәк вакытта бәлки күп кешенең сердәшчесе дә булгандыр әле, – дип сөйләде Илшат Нуриев. Район башлыгы бәйрәмгә килгән барлык кунакларны, арчаларны бәйрәм белән котлады, атчыларга ярышта уңышлар, исәнлек-саулык теләде.

Татарстанда “Ат көне” 2015 елдан үткәрелә. ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов чыгышында татар атларының “Татарстан–Алтай” маршруты буенча, 3100 км араны үтеп, Алтайга барып кайтулары турында әйтеп үтте. Безнең республикада  туган алты чабышкыда 9 кеше Татарстан тарихында беренче тапкыр төрки халыкларының тарихи ватаны – Алтай республикасына сәяхәт кылдылар. Бу сәяхәт ике республика арасындагы дуслыкны ныгытты, татар атларының чыдамлыгын күрсәтте.

“Ат көне” Арча өчен генә түгел, республикада, Россиядә  мәртәбәле зур бәйрәм. Бу бәйрәм генә түгел, бу ат тотучыларга, җайдакларга, атка игътибар һәм атны үрчетү юнәлешендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау һәм алга таба үсеш юлын билгеләү дә. Республикада ат үрчетү, арттыру бурычы куелды. Ә бәйрәм ел да ат ярышлары, төрле кызыклы уеннар, җыр, биюләр, лотерея уены белән алып барыла. Ат өстендә көрәш – “Аударыш“ ярышы үзе бер күңелле тамаша.

Озын арада Мәскәү, Ленинград, Тамбов, Пенза, Липецк, Самара, Мәскәү өлкәләреннән, Кабардино-Балкария, Карачаево-Черкессия республикаларыннан ярыштылар. Ә кыска арада Казан, Яр Чаллы, Арча, Биектау, Теләче, Буа, Лениногорск, Түбән Кама, Әлмәт, Тукай, Әлки районнары, Мари Иле, Чиләбе өлкәләре атлары катнашты.

Кыска арада башта татар атлары ярышты. Лениногорск районы башлыгы аты “Ялкын” беренче килде. Җайдагы – Регина Зарипова.

Икенче булып стартны чиста токымлы атлар алды. Чиләбе өлкәсеннән  “Гарант“ ширкәте аты “Мудрый“ беренче килде. Җайдагы – Михаил Костюшин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ярым чиста токымлы атлар чабышында Түбән Кама районы Кама Аланыннан шәхси эшмәкәр Р. Зәйнуллин аты “Султан басс“ иң җитезе булып чыкты. Җайдагы – Ринат Шәйхетдинов.

Эш атларына да чират җитте.  Алексеевск районыннан “Хәмитов” фермер хуҗалыгы аты “Марсель“ беренче булды. Җайдагы – Максим Сәйфетдинов. 2нче – Балтач аты, 3нче Арча районы Алга Көектән Рәсим  Шәрифуллин атында авылдашы Вильнур Гарифуллин килде. Шушы авылдан Вильдан Гарифуллинның атлары да ярымчиста токымлылар арасында ярышты. Үз төркемендә “Ягуза” аты 2нче урынны алды. “Әти Ләүфән электән ат тотты безнең, – дип сөйли Вильдан. – Миңа да ат җене кагылган инде. Ярымчиста токымлы ике атыбыз бар. Ярышка баргач, урын алмый калган юк. Атларда улларыбыз Вилсур, Вилнур чаба. Сабантуйларда, “Ат көне”ндә катнашмый калган юк. Күрше-тирә районнарга да, Мари Иленә дә барабыз”.

Кыска арада барысы 45ләп ат ярышты. Районда атлар өчен җан атып йөрүче Шәйдулла Сәлахов: “Безнең җирлектән “Ат көне”ндә ике җигүле ат, йөк төягән арбалар белән ярышта ике ат һәм чиста токымлылар чабышында “Айзат Сәлахов” фермер хуҗалыгыннан бер ат катнашты, – дип сөйләде. – “Айзат Сәлахов” фермер хуҗалыгында 20ләп чиста токымлы, ике ярымчиста һәм 140лап гади ат бар. Атларны үрчетергә, ярышларны оештырып торырга кирәк. Районда ат спорты федерациясе дә булса, яхшы булыр иде”.

160 км арага старт алган ике ат та –  Кабардино-Балкария атлары  ярыштан төшеп калдылар. 120 км арада Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Пенза һәм Липецк өлкәләреннән килгән дүрт ат та исән-сау финишка килеп җиттеләр. 1нче булып Мәскәү өлкәсеннән Дарья Лосева “Дизель” кушаматлы атта килде.

100 км.да ике ат катнашты һәм алар араны уңышлы гына үтте. Пенза өлкәсеннән килгән гарәп токымлы ат “Дюаль” беренче урынны алды. Җайдагы – Екатерина Степкина.
80 км.га алты ат чыгып китте. Мәскәү, Пенза, Самара, Нижегород өлкәсе атлары. Ике ат ярыштан төшеп калды. Беренче урынны Мәскәү өлкәсе аты “Найс” алды. Хуҗасы һәм җайдагы – Татьяна Ющенко. 40 км.да Биектау, Буа, Казан, Самара өлкәсеннән килгән биш атның өчесе ярыштан төшеп калды. Самара һәм Биектау атлары сынатмады. Биектаудан Адилә Госманова беренче! “Минем атка тиңнәр юк иде“, – ди ул. Әтисе Ленар Госманов атлар тота. Адилә кечкенәдән атта йөри.

Бизәлгән җигүле атлар бөтен бәйрәмне күтәреп җибәрә! Ярый әле алар бар! 19лап ат алар! Берсеннән-берсе матур итеп бизәлгәннәр! Югары Мәтәскәдән Фердинанд Җиһангиров җигүле аты белән уннарча километрны үтеп килә. “Таңнан чыгып китәм, - ди. – Атны бик яратам. Акыллы булганы өчен яратам”. Курса- Почмактан Хәлил Хәсәнов барысын да уздырырга тырыша. Атны бизәү генә түгел, самоварын да кайната, гармун уйнап,  җырлаучысы Илсур Галиәкбәров та бар. Бергәләп авыл, ат данын күтәрәләр. Беренче урын – Хәлилдә! Шушы ук Курса-Почмак авылыннан Венер Исмәгыйлев арбага йөк төяп чабучы атлар ярышында үз аты белән инде менә ничә ел беренчелекне бирми. Афәрин, егетләр!

Бәйрәмне район Мәдәният йорты хезмәткәрләре Рамил Мөхетдинов белән Лариса Васильева бик матур итеп алып бардылар. Башыннан ахырына кадәр җыр-музыка тынмады. Казаннан кайткан җырчылар бәйрәмне тагын да күтәреп җибәрде. Халык рәхәтләнеп ял итте. Ат һаман да кешегә кирәк, бәйрәмендә дә рәхәтләнеп ял иттеләр. Ат ярышын караганда янәшәмдә басып торган бер абзый: “Атым белән бергә чабып йөри  хыялларым минем, җырларым”, – дип көйләде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев