erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Бәләкәч"тә "Каз өмәсе"

29 нчы ноябрь көнне бакчабызда йола бәйрәмнәребезнең берсе - Каз өмәсе үткәрдек. Зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар каз өмәсе бәйрәмендә бик теләп катнаштылар. Бәйрәмгә кунак буларак дәү әниләр, әбиләр чакырылган иде.

Көзге муллык,көзге байлык!

Авылда каз өмәсе!

Яше-карты, бала-чага -

Шау-гөр килә һәммәсе!

Элек-электән каз өмәләре авыл тормышының күренекле вакыйгасы булган. Аны бигрәк тә кызлар көтеп алганнар. Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да булган. Ә эшенә килгәндә - күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын алган. Кызларның осталары үзләренең булганлыкларын шунда күрсәткәннәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Йолкыган казларны көянтәгә асып, кызлар чишмәгә, су буена юл тотканнар. Анда барып казларны салкын чишмә суында чайкый-чайкый юганнар. Чишмәгә бару үзе дә йола белән бәйле. Кызларга, гадәттә, гармуннарын алып, егетләр иярә торган булган. Монда да җыр җырланган, такмак әйтелгән, чишмә буенда биюләр башкарылган.Казларны юып кайтышка хуҗабикә каз маенда бик әйбәтләп коймак, я табикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп торган. Күргәнебезчә, каз өмәсе - ул нигездә авыл тормышының бер бизәге булган. Кайбер җирләрдә ул әле дә шулай дәвам итә.

29 нчы ноябрь көнне бакчабызда йола бәйрәмнәребезнең берсе - Каз өмәсе үткәрдек. Зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар каз өмәсе бәйрәмендә бик теләп катнаштылар. Бәйрәмгә кунак буларак дәү әниләр, әбиләр чакырылган иде. Алар бәйрәмебезне тагын да ямьләндереп җибәрделәр, балаларының бик матур итеп биеп һәм җырлаганын күреп сөенеп утырдылар. Каз өмәсе бик күңелле узды: кызлар җырлый-җырлый каз йолкыдылар, әби (логопед Гүзәл Тәлгать кызы) белән бабай (психолог Әнисә Фәрид кызы) каз өмәсенең хуҗалары булдылар. Каз өмәсе егетләрсез узамени инде! Егетләр килгәч китте җыр, бию,уеннар, канат сату...Каз өмәсе коймак ашап, чәй эчү белән дәвам итте. Без үзебезнең гореф-гадәтләребезне, йолаларны, милли бәйрәмнәребезне онытырга тиеш түгел. ”Үткәнен белмәгән- киләчәген дә белмәс”, дигән борынгы бабаларыбыз.

Илләребез тыныч булсын, авылларыбызда казлар күп булсын, каз өмәләре шаулап-гөрләп үтсен, дигән теләкләр белән каз өмәсе тәмамланды.

Арча шәһәре 4 нче балалар бакчасының татар теленә өйрәтү тәрбиячесе

Муллахмәтова Гөлнур Гарәфетдин кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X