Бөек шагыйрь Габдулла Тукайга 139 ел тулу уңаеннан Яңа Кырлайда шигырь бәйрәме узды
Ул Габдулла Тукай музей-комплексы каршында үтте. Бәйрәмгә килгән бар халыкны, гадәттәгечә, Тукай әкиятләре геройлары каршы алды.
Бу юлы кунаклар ныклап төзекләндергәннән соң бөтенләй икенче төс алган музейга, аның территориясенә игътибар итми калмагандыр. Чиста, матур, якты – күзгә үк ятышлы. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык һәм башка әкият геройларын үз араларында яшергән мәһабәт агачлар бу юлы тагын да төз булып күренде. Арткы ягындагы күлне, яр буйларын да, тирә-ягын да чистартканнар, матурлаганнар. “Күлнең бер ягыннан мәчеткә, икенче ягыннан Кыш бабай резиденциясенә кадәр барырга була”, – диде музей җитәкчесе урынбасары Фердинанд Кавиев.
Музей эче дә үзгәреш кичергән. “Төзекләндерү эшләре тәмамланды, әмма экспозицияләр куелып бетмәде әле”, – дип аңлатты музей хезмәткәрләре. Әмма, шуңа карамастан, ул көнне музей кунакларны ишеген киң ачып каршы алды.
Бу көнне Тукайның сүзләре үзен искә төшерде. “Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява”. Иртәдән яуган яңгыр бераз борчырга мәҗбүр итте. Әмма Яңа Кырлайга якынлашканда ул туктады. Бәйрәм алдыннан яктырып кояш чыкты. Вакыты-вакыты белән бераз болытлап алса да, яңгыр яумады. Эссе дә булмады, урта һава торды. Бәйрәмне Казан театр училищесының беренче курс студентлары әдәби-музыкаль композиция белән ачып җибәрде. Бу аларның Тукай иҗатын чагылдырган беренче спектакльләреннән өзек. Уңышлы чыкты. Җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды, шагыйрь яшәгән чорны ачып бирергә тырышты. Яшь артистлар осталыклары белән сокландырды. Ә Диләрә Хәйдәрҗанова җитәкчелегендәге “Арча егетләре” халык вокаль ансамбле башкаруындагы “Мин бит Тукай якташы” җыры чарага бөтенләй икенче аһәң, бәйрәм рухы өстәде.
– Апрель – Тукай ае. Бу айда ул туган да, вафат та булган. Шуңа без бу айны туган тел ае буларак кабул итәбез. Тукайның Арча төбәгеннән булуы белән чиксез горурланабыз. Аның мирасын саклауны үзебезнең бурычыбыз буларак кабул итәбез, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина. – Кайда гына булсагыз да, Тукай якташы булуыгызны, туган телегезне онытмагыз. Бу сүзләрне мин яшь буынга җиткерәм.
Олуг әдипне искә алу чарасына милләтебезнең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен барлау, саклаучы, бөек шагыйрь ният-максатларын дәвам итүче язучылар, шагыйрьләр, галимнәр килгән иде.
– Без бүген Тукай Ватанында. Һәркайсыбыз балачактан шагыйрьнең әсәрләрен укып, алардан Кырлай, Кушлавыч турында белеп үстек. Тукай көне – татар шигърияте бәйрәме ул. Аның эзләрен саклаучы төбәктә булуыбыз күңелдә горурлык хисләре уята, – диде Татарстан язучылар берлеге рәисе, Тукай премиясе иясе Ркаил Зәйдулла. – Театр училищесы студентлары тәкъдим иткән әдәби-музыкаль композицияне кызыксынып карадык. Ул шагыйрь иҗатын күрсәтә, әмма аның иҗаты искиткеч зур, һәрчак яңа яклары белән ачыла.
– Халык арасында бөек шәхесләрне пәйгамбәрләр белән тиңләү гадәте бар, – диде шагыйрь, Тукай бүләге лауреаты Зиннур Мансуров. – Тукай – татар халкының рухи символы. Без бүген шагыйрьнең җаны, тәне, каны береккән төбәктә булуыбызга шатбыз.
Бәйрәмдә язучылар Марсель Галиев, Нәбирә Гыйматдинова, Ринат Мөхәммәдиев, шагыйрьләр Газинур Морат, Вазыйх Фатыйхов, Сания Әхмәтҗанова, Рәсимә Гарифуллина, Рифат Җамал һәм башкалар катнашты. Аларның Тукайга багышлап язылган шигырьләре яңгырады. Дамир Гасыймов бөек шагыйрьнең “Тәфтилләү” җырын, Зәмирә Гыйльметдинова шагыйрә Гөлчирә Нәҗметдинованың “Тукай якташы” шигырен башкарды, “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле бәйрәмне җыры белән бизәде. “Арча егетләре” “Пар ат”ны яңгыратты. “Туган тел”не Расих Галимҗановка кушылып бәйрәмгә килгән бар халык җырлады.
– Арча ягыннан булуым, Яңа Кырлай мәктәбендә укуым белән чиксез горурланам, – диде шагыйрь Наил Касыймов. – Минем әбием Яңа Иябаштан. Яшьлек елларым, балачагым биредә узды. Димәк, мин Тукай эзләренә басып йөрдем.
– Бүгенге көндә музейда зур үзгәрешләр бара. Әле башкарасы эшләр күп. Әмма шуңа да карамастан, халкыбызны музейсыз калдыра алмадык. Төзекләндерү тәмамланды, экспозицияләр яңарту дәвам итә, – диде җитәкчесе Алинә Мөхәммәтшина иганәчеләргә рәхмәт сүзләре җиткереп. – Бүген биредә Казан театр училищесы студентлары чыгыш ясады. Һәм ул юкка түгел. Димәк, еллар үтүгә карамастан, Тукаебыз иҗаты исән, аның шигырьләрен яшьләр дә яратып укый, өйрәнә. Безнең максат – Тукай мирасын саклау, яшь буынга җиткерү.
Соңыннан Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар, музей белән таныштылар. Аннан Кушлавычка юл тоттылар. Биредә алар Тукай музее белән таныштылар, зиратка кереп, шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф Тукаев каберенә чәчәкләр салдылар, дога кылдылар. Соңыннан Габдулла Тукай туган нигезгә салынган һәйкәл янына җыелып, шигырьләр укыдылар. Яңа Кырлайда башланган шигырь бәйрәме Кушлавычта дәвам итте. Шагыйрьнең рухы шат булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев