erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Борчылма, ирең сиңа ошаячак

Матурмы, юкмы – анысы турында уйлаган юк.

 “Сердәшләр”не яратып укып барам. Нинди генә язмышлы кешеләр юк. Исең китәрлек. Өйләнешәләр, аерылышалар, тагын пар табалар. Кияүгә “чыгып керүне” (әйе, нәкъ шулай) чүпкә дә санамыйлар. Шушы урында әби белән бабаем сөйләгәннәрне искә төшереп китәсем килә. Алар икесе дә күптән мәрхүмнәр инде. Бәлкем, кемнәргәдер үрнәк тә булыр.

Минем бабам бик тә чибәр кеше булган. Авылда “ат барышнигы” дигән исем йөрткән. Ат алып кайтып, аны суеп, итеп алып китеп саткан. Безнеңчә, алыпсатар буладыр инде ул. Авыл халкы бик ихтирам иткән үзен. Чөнки ул эч-башларын, эчәгеләрен халыкка өләшкән. Бушка. Шуның нәтиҗәсендә кулак, дип Себергә куылмыйча та калган. Дөресрәге, авыл халкы дәррәү кубып каршы чыккан, ягъни бабайны яклаган.

Ярый, монысы сүз уңаеннан гына. Бабай утыз яшендә күрше авыл кызын алып кайткан. “Озак йөрдегезме соң”, – дип кызыксынган аннан әни. Беләсезме нәрсә дип җавап биргән? Очрашканнары да булмаган.

Әбием авыл бае кызы булган. “Бай, яхшы яшәдек. Гаиләдә мин бер кыз, калганнары малайлар иде. Абыйларым да, әти дә миңа җил-давыл тидермәде. Саклап кына йөрделәр”, – дип сөйләгәне хәтердә әле, дия иде әнием.

Менә шул кызга бабам яучы җибәргән. Әти-әнисе каршы килмәгән. Ни дисәң дә, хәлле кешеләр, егетнең яхшы исеме күрше авылларга да таралган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 – Бер белмәгән, күрмәгән кешегә күрше авылга биреп җибәрәсез. Бәлкем, ул карый торган да түгел, карт кешедер, – дип еладым. – “Борчылма, сиңа ошаячак”, – диде шыпырт кына абый. Шуннан бераз тынычландым.  Сорарга килгәндә чаршау тишегеннән генә үзен дә күрдем. “Я, Аллам, карт түгел икән”, – дип сөендем. Матурмы, юкмы – анысы турында уйлаган юк.

Заманына күрә матур гына никах мәҗлесе дә үтә. Шунда киявен күргәч гашыйк була әби. Бабай да кәләшен ошата. “Тормыш дәверендә дә бер-берсен кадерләп кенә яшәде алар. Юл куя белделәр. Бабай кызуланып киткәндә әби дәшми кала иде. Гомумән, аз сүзле иде ул. Авыз чите белән генә елмая да, бабай нәрсә өчен тавышланганын да оныта. Соклана идем аларга”, – дип искә ала иде әнием.

Биш балалары туган. Алар да аерылышуның нәрсә икәнен белмәде. “Кушылгансыз икән – гомерлеккә”, – дип бер генә әйткән бабай. Аның сүзеннән чыгу юк.

Бабай туксан яшенә җитеп вафат булды. Әби аннан ун яшькә яшьрәк иде. Әмма бабайдан соң озак яшәмәде. Ялгыз булмаса да, бабайны юксынды, көннән-көн сулды, ахыр чиктә аның янына “китте”. Алтмыш елга якын тигез, тату гомер итте алар. Бер-берсен бер тапкыр да күргәннәре булмыйча өйләнешеп бит әле. Әнә, безнең күрше хатыны егете белән биш ел очрашты, кияүгә чыкты, бер елдан аерылып та кайтты. Егет чакта андый түгел иде ул, өйләнгәч үзгәрде, ди. Бәлкем, аңа гына түгел, ике якка да үзгәрергә, я булмаса, ирен уңай якка үзгәртергә тырышырга, кайбер очракта әбием кебек дәшмичә калырга кирәк булгандыр? Биш ел йөргәндә яхшы булып, кисәк кенә икенчегә әверелә алмый бит инде кеше. Бу минем фикер, акыл өйрәтә, дип уйлый күрмәгез. Әби-бабаемның гомер буена мәхәббәтләрен саклап калулары турында гына язарга теләдем.

Мәүҗидә апагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре