Борчылырга урын юк. “Тирес законы“ шәхси хуҗалыкларга кагылмый
Әңгәмәдәшебез – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин.
Тирес – тирес кенә түгел
– Ленар Илсурович, соңгы вакытта халыкта “тирес законы“ дип исем алган яңа таләпләр шактый яңгыраш тудырды. Безгә тиресне продукт иткәннәр дип, аптырап шалтыратучылар бар...
– Быел 1 марттан “Тер-лекчелекнең өстәмә продуктлары хакында һәм Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында“гы 248нче федераль закон гамәлгә керде. Терлекчелекнең өстәмә продуктларына терлек асраганда барлыкка килә торган матдәләр, шул исәптән тирес тә кертелгән. Закон кабул ителгән – хәзер аны үтәргә генә кала. Әлеге закон терлекчелекнең өстәмә продуктларын әйләнешкә кертү таләпләрен саклау, эшкәртү, транспортлау, сату, куллану һ.б. билгели. Төп максат – терлекчелекнең өстәмә продуктларын нәтиҗәле файдалану, җирнең уңдырышлылыгын арттыру.
Яңа закон нигезендә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, юридик зат булмаган крестьян-фермер хуҗалыклары терлек асраганда барлыкка килгән матдәләрне өстәмә продуктка яки калдыкка кертергәме икәнлеген үзләре билгели ала. Моның өчен 2023 елның 1 маена кадәр “Россельхознадзор“ның Татарстан идарәсенә терлекләрдән җыйналган тирес өстәмә продукция буларак кулланылачак, дигән белдерү кәгазе җибәрергә кирәк. Аны үзең китерергә, поч-та аша яки электрон рәвештә җибәрергә мөмкин. Менә шулай эшләгәндә генә тирес калдык булып саналмаячак. Тирес махсус урында бер ел сакланырга тиеш, аны шуннан соң гына кулланырга була. Аккредитациясе булган лабораториядә анализлар ясатырга да туры киләчәк. Башка елларны мондый гаризаны 31 декабрьдән дә соңга калмыйча биреп барырга туры киләчәк.
– Әгәр мондый гариза бирелмәсә?
– Хуҗалыктагы тирескә кагылышлы мәгълүматлар бирелмәгән очракта тирес калдык булып исәпләнәчәк. Инде бу очракта законның үтәлешен Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте инспекторлары тикшерәчәк. “Калдык“ дип танылган тиресне саклау яки басуга чыгару туфракны пычрату дип бәяләнәчәк һәм штрафлар түләргә туры киләчәк. Штраф суммалары зур, физик затларга – 60 мең, юридик затларга 700 мең сумга кадәр.
– Закон шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кагыламы?
– Әгәр кемдер тиресне сатуга әзерли икән – закон таләпләрен үтәргә туры киләчәк. Үзе өчен генә файдланучыларга әлеге закон кагылмый.
– Әлеге закон таләпләрен үтәү юнәлешендә районда нәрсәләр эшләнә?
– Узган ел көздән безнең хезмәткәрләр экологлар белән бергәләп һәр хуҗалыкта тиресне урнаштыру урыннарын билгеләп чыктылар. Әлеге урыннар сулыклардан 200 метрдан да якын булырга тиеш түгел. Һәр хуҗалыкны 1 майга кадәр белдерү кәгазьләре җибәрергә тиешлеген искәрттек. Эшне штрафларга кадәр җиткермәскә кирәк инде. 2023 елда штрафлар салынмаячак әле, 2024 елдан закон тулы көченә керәчәк.
Иртәгә басуга чыгарга дисәләр
– Быел яз үзенчәлекле. Кар хәйран дип йөргән идек, күз алдында юкка чыгып бара. Җылы яктан кошлар да иртә кайтты, мартта кыр казлары килгәнен күргән юк иде әле. Димәк, язгы кыр эшләре дә иртәрәк башлана дигән сүз. Әзерлек ничек?
– 2020 елда “Игенче“ ширкәте 16 мартта уҗымнар тукландыруга чыккан иде. Шуннан көннәр бозылып бер атна чамасы өзеклек булды. Яз ничек кенә килсә дә, без кыр эшләренә тулысынча әзер булырга тиеш. Бу юнәлештә күп эшләнде, быел 11 трактор, 2 ашлык комбайны, 3 чәчү комплексы һ.б. алынды, яңа техника кайту дәвам итә. Тракторларның һәм чәчү комплексларының 90 проценттан артыгы әзер. Тагылма кораллар күптән әзерләп куелды. Хуҗалыклар яхшы сыйфатлы чәчү орлыклары белән тәэмин ителгән. Ашламалар туплау дәвам итә.Район башлыгы Илшат Габделфәртович катнашында хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә планнарын кабул иттек. “Яңарыш“ ширкәтендә чын-чынлап яңарыш бара, яңа техникалар күп алынды, әзерлек яхшы. “Заря“ ширкәтендә язгы кыр эшләренә әзерлеккә багышланган семинар уздырдык, алар 100 процент әзерлектә. “Казанка“ ширкәтендә декабрь аенда ук язгы кыр эшләренә әзерләнеп бетеп, азык әзерләү техникасын ремонтлауга керештеләр. “Кырлай“ ширкәтенә дә яңа техникалар кайтты, элеккеләре дә әзер. Эш планнарын кабул иткәндә известьлау мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Чөнки ачы туфракка минераль ашламаны күпме генә кертсәң дә көткән нәтиҗәне алып булмаячак.
Районда “Төрнәле–Пошалым“ ширкәтеннән башка проблемалы хуҗалыклар юк диярлек. Без игеннәрдән, азык культураларыннан әйбәт уңыш алу өчен үзебездән торганның барын да эшләргә тиеш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев